Татарстанның потенциаль һәм гамәлдәге экспортерлары продуктны экспортка әзерләү, чит илләрдә сатып алучыны эзләү, сөйләшүләр оештыру, логистика процессын оештыру, шулай ук продукцияне онлайн рәвештә чит ил базарларына чыгаруга юнәлдерелгән 6 бушлай ярдәм чарасы алырга мөмкин. Ярдәмне Россия экспорт үзәге күрсәтә, Татарстанда аны төбәкнең Экспортка ярдәм үзәге базасында алырга мөмкин.
РЭҮ белгечләре максатчан базарда конкрет компания өчен потенциаль партнерлар исемлеген тармак принцибы буенча төзиячәк; потенциаль сәүдә партнерларының профильләрен ачыклау һәм компания продукциясе белән кызыксынуны бәяләү өчен өстәмә мәгълүмат эзләячәк, презентация материаллары җибәрәчәк, гариза бирүче компания белән хезмәттәшлек итүдә кызыксыну булуын билгеләү һәм раслау өчен потенциаль сәүдә партнерлары белән беренчел сөйләшүләр алып барачак.
Әлеге хезмәт күрсәтүдән файдалану өчен анкета тутырырга һәм сатып алучыны табарга теләгән ил теленә тәрҗемә ителгән презентация материаллары әзерләргә кирәк. Әгәр эшкуар материалларны мөстәкыйль тәрҗемә итү мөмкинлегенә ия булмаса, Экспортка ярдәм үзәге бу хезмәтне түләүсез нигездә үзе күрсәтә.
Чит ил базарына чыкканда продуктка интеллектуаль милекне яклау өчен товар билгесен теркәү зарур.
РЭҮ экспертлары башка дәүләтләр территориясендә товар билгесен куллануны анализлый, шуннан соң, продукцияне экспортлау планлаштырылган илгә карап, товар билгесен теркәү алгоритмы буенча тәкъдимнәр эшләячәк. Шулай ук экспертлар товар билгесен теркәүгә киткән чыгымнарны исәпләп чыгарачак, теркәлү планлаштырылган илдә законнардагы үзенчәлекләр турында консультация бирәчәк.
Белгечләр шулай ук продукцияне экспортлау өчен кирәкле товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) таләпләргә туры китерүдә дә ярдәм итәчәк. Сүз продукцияне стандартлаштыру, сертификацияләү һәм продукцияне экспортлау өчен кирәкле башка рөхсәтләр турында бара.
Түләүсез консультация кысаларында РЭҮ экспертлары продуктка конкрет ил базарында куела торган таләпләр турында сөйләячәк, туры килү-килмәүне бәяләү узу өчен кирәкле документны сайлап алачак, арадашчылардан башка гына сертификацияләүче органны сайлап алуда ярдәм итәчәк.
РЭҮ белгечләре продукцияне чит ил сатып алучысына җибәргәндә логистиканы җайга салырга ярдәм итәчәк. Эшкуарга, продукциягә карап, транспортның оптималь төрен сайларга ярдәм ителәчәк, якынча логистика чыгымнары исәпләнәчәк, товарларны төрү буенча киңәшләр биреләчәк, кирәкле транспорт документлары исемлеге һәм аларны тутыру буенча мәгълүмат әзерләнәчәк һәм «Инкотермс» буенча китереп торуның оптималь шартлары сайланачак.
РЭҮ экспертлары шулай ук республика экспортерларына компания исеменнән чит ил партнеры белән сөйләшүләр оештырырга ярдәм итәчәк, эшкуар теләге буенча, экспертлар шулай ук сөйләшүләрдә катнаша да ала.
Моннан тыш, хезмәт чит илгә бизнес-миссия оештыру, экспорт килешүе шартларына эксперт тарафыннан бәяләү уздыру, килешү имзалауның тантаналы процессын оештыруны үз эченә ала.
Бүген зур эре маркетейсларның аудиториясе аена йөзләгән миллион файдаланучы исәпләнә. Чит ил платформаларының күбесе барлык дөнья буйлап сатучыларны бик теләп терки. Татарстанның кече һәм урта компанияләре өчен бу чит илгә чыгуның менә дигән мөмкинлеге. РЭҮ чит ил сәүдә мәйданчыкларына чыкканда ярдәм күрсәтә.
Чит ил e-commerce мәйданчыкларында эшләгәндә барлыкка килә торган төп мәсьәләләр буенча консультацияләүдән тыш, белгечләр һәр конкрет продукция өчен оптималь маркетплейс сайлауда ярдәм итәчәк.
Теләсә кайсы хезмәт күрсәтүгә гариза бирергә мөмкин:
- әлеге телефон буенча: +7-843-222-90-60 (өстәмә. 279)
- Whatsapp буенча: +7-987-270-06-91
- электрон почта буенча: AntonA.Ermolaev@tatar.ru
Элемтә өчен җаваплы зат: Антон Ермолаев.