Мидхәт Шаһиәхмәтов 2022-2024 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары белән таныштырды

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Агымдагы елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды, аның кысаларында 2022-2024 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше һәм тупланма бюджетны фаразлауда төп параметрлары каралды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үз докладында 2021 елда республикада, тулаем илдәге кебек, икътисадый активлыкның үсешен билгеләп үтте.

Агымдагы елның 7 айлык нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты узган елның шушы чорына карата чагыштырма бәяләрдә 102,3% булган. Икътисадый үсеш, беренче чиратта, сәнәгатьтә, төзелеш секторында, сәүдәдә күләмнәрне арттыруга, шулай ук, гомумән, эшлекле активлыкның җанлануына бәйле.

2021 ел нәтиҗәләре буенча предприятиеләрнең агымдагы тенденцияләрен һәм планнарын исәпкә алып, республиканың тулай төбәк продукты 2 трлн.907,8 млрд. сум яки узган ел дәрәҗәсенә карата 103,8% тәшкил иткән.

Республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлау күрсәткечләре әлеге предприятиеләр һәм оешмаларның, тармак министрлыкларының, муниципаль берәмлекләрне үстерү фаразлары белешмәләрен исәпкә алып, шулай ук ил Хөкүмәте тарафыннан төбәкләр өчен тәкъдим ителгән Россия икътисады үсешенең сценар шартлары нигезендә формалаштырылган

2022 елда тулай төбәк продуктының үсеш темпы – 103,6%, 2023 елда – 103,1%, 2024 елда 103,4% дәрәҗәсендә фаразлана.

Сәнәгатьтә быел һәм киләсе елларда куәтләрне гамәлгә кертүне исәпкә алып, база тармаклары предприятиеләре тарафыннан продукцияләрнең яңа төрләрен җитештерүне арттыру планлаштырыла.

2022 елда сәнәгый җитештерү индексы үсеше, фараз буенча, 3,4% тәшкил итәчәк. 2023-2024 елларда, предприятиеләрнең планнарын тормышка ашыруны исәпкә алып, сәнәгый җитештерү индексы 103,7-104% дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Агымдагы елда аномаль һава шартлары республиканың авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә тискәре йогынты ясады. Быелгы нәтиҗәләр буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме узган елга караганда 81,7% дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. 2022 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, фараз буенча, агымдагы ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 110,7% тәшкил итәчәк, шул исәптән үсемлекчелек өлкәсендә – 126%, терлекчелектә – 100%. 2023-2024 елларда тармакның дәүләт программасы нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темплары 101,9% дәрәҗәсендә каралган.

Республиканың төзелеш комплексында илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында торак һәм инфраструктура төзелеше күләмнәрен арттыру каралган, фараз чорында уртача еллык үсеш темплары 101-101,5% тәшкил итәчәк.

Торак төзелешендә фараз өч ел эчендә 8,5 млн.кв.метрдан артык торак тапшыруны күздә тота.

Илкүләм максатларга туры китереп, 2030 елга кадәр төп капиталга инвестицияләрнең реаль үсешен 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган күләмдә тәэмин итү таләп ителә. 2021 елга бурыч – 104,5% дәрәҗәсендәге үсеш темпына яки 665 млрд.сумлык инвестицияләргә ирешү.

Кулланучылар базарында ваклап сату әйләнешенең үсеше темплары 102,4-102,5% дәрәҗәсендә фаразлана. Фараз хезмәт хакы һәм халыкның акчалата керемнәренең күздә тотылган үсешенә нигезләнә һәм тулаем ил буенча фаразларга туры килә.

Барлык муниципаль берәмлекләрдә халыкны эш белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Агымдагы ел ахырына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе, фараз буенча, 1,2% тәшкил итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International