Министрлыкның Социаль-икътисадый мониторинг департаменты тарафыннан 2021 елның гыйнвар-июль айлары өчен чираттагы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрен социаль-икътисадый үстерү» бюллетене актуальләштерелде.
2021 елның 2 сентябрендә ТР Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе субъектларында судка кадәр шикаять бирү буенча чараларны гамәлгә ашыру һәм аның механизмының аерым мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара видеоконференция режимында, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле чараларны үтәү мәсьәләсе буенча узды.
Республика Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме утырышы узды. Утырыш сәнәгать парклары резидентларыннан һәм идарәче компанияләреннән Икътисад министрлыгы белән килешүләр төзүгә документлар тапшыру, шулай ук төбәк территориясендә аномаль коры һава торышына бәйле рәвештә агросәнәгать секторындагы вәзгыять мәсьәләләренә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның 7 ай йомгаклары буенча төбәк муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешен бәяләүче айлык рейтинг формалаштырылды. Быелның гыйнвар-июль айлары өчен гомуми рейтингта Лаеш (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама муниципаль районнары (3 урын) алдынгы урыннарны саклап калды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «КУЭ корпорациясе» АҖ тарафыннан эшләнгән «Эшкуар әлифбасы» дигән уку курсын уздыра.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зеленодольск районында Белем көне уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты. ТР икътисад министры һәм ТР Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев Дубровка бистәсендәге химия лицеенда, шулай ук шәһәрнең төп сәхнәсе – «Авангард» мәдәни-спорт комплексында узган «ТР ЗМР 1 нче лицее» МББУ тантаналы линейка кунагы булдылар.
ТР Икътисад министрлыгына караган республиканың Гарантия фонды «Агрокорылык» дигән яңа ташламалы продукт эшләтеп җибәрде. Ул Татарстанда аномаль эссе җәй аркасында зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен эшләнгән.
1 сентябрь – Белем көнендә Казан шәһәрендә илкүләм проектлар буенча төзелгән 2 яңа гомуми белем бирү йорты ачылачак.
Татарстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмалар өчен конкурс игълан ителде. Грантларның гомуми суммасы – 35 миллион сум. Бу хакта республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге Икътисад министрлыгы делегациясе Биектау муниципаль районында булып китте. Эш сәфәренең төп максаты – сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышу һәм районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу.