Уфада һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча Россиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышы – IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатының финалы булып узган.
Татарстан Республикасыннан «Эшкуарлык.Юниорлар» компетенциясендә Алексей Коротков һәм Артем Краус составындагы Казан командасы катнашкан. Конкурс биреме кысаларында катнашучылар тарафыннан «Techno Health Store» бизнес-проекты эшләнгән, тәрҗемә иткәндә ул «Сәламәтлекнең Техник Кибете» дигәнне аңлата. Techno Heath Store – сәламәт яшәү рәвеше өчен техник чишелешләр уйлап чыгара торган компания, аларны җитештерә һәм тормышка ашыра. Тәкъдим ителгән чишелешләрнең берсе – инновация Smart Lid капкачы, ул кулланучыга суны кабул итү ешлыгын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, шул рәвешле су балансын сакларга ярдәм итә һәм организмның сусызлану куркынычын киметә.
Проект БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2015 елда кабул ителгән тотрыклы үсешенең 3 нче номерлы максаты нигезендә эшләнгән, су балансын тикшерүнең яңа технологиясен кертеп, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм гражданнарның иминлегенә ярдәм итә.
Катнашу нәтиҗәләре буенча команда 721 балл җыеп, өченче урын алган.
Финалда шулай ук «Финанслар» һәм «Иминият агенты» компетенцияләре буенча Министрлыкка беркетелгән командалар да катнашты. Нәтиҗәдә, «Финанслар» компетенциясе буенча команда өченче урынны алган, «Мминият агенты» компетенциясе буенча команда призлы урын ала алмаган (бишенче урын).