16 компания «Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары булачак, аларда 702 эш урыны булдырылачак. Инновацияле инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 12 млрд. сум тәшкил итәчәк. Яңа проектлар «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында каралды, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов аның әгъзасы булып тора.
«Техподдержка Хуавей» компаниясе статистик анализатор – автомат рәвештә валидацияләү һәм яшерен дефектларны табу инструменты проектын тәкъдим итте, бу программа кодының сыйфатын арттыру өчен кирәк. Проектны эшләүчеләр бәяләвенчә, яңа продукт җитешсезлекләрне, башка анализаторларга караганда, нәтиҗәлерәк таба алачак. Ул Huawei компаниясенең операцияләр системасында программа кодының сыйфатын тикшерү өчен кулланылачак. Бу продукт ачык кодлы булачак, ягъни аны башка компанияләрдәге эшләп чыгаручылар да үзләренең программа кодын тикшерү өчен куллана алачак.
«СмартФарм» продуктивлылыкны арттыру һәм чыгымнарны киметү өчен ферма белән идарә итүнең программа-аппарат комплексын эшләү белән шөгыльләнәчәк. Комплекс сыерларның үз-үзләрен тотышын читтән анализлый, ә аналоглардан аермалы буларак, ясалма интеллект нигезендә мәгълүматларны контрольдә тоту һәм аналитикалау өчен оптик системалар куллана.
KUKA концерны – робот техникасы, сәнәгать һәм система җиһазлары җитештерү буенча дөнья күләмендә әйдәп баручы җитештерүчеләрнең берсе, Иннополис университеты белән берлектә, җитештерү процессларын модернизацияләүдә мәнфәгатьле предприятиеләр өчен компетенцияләр үзәген ача. Билгеләнгән программа белән тәэмин ителгән сәнәгать роботын заказчы таләпләренә туры китереп эшләү күздә тотыла. Куллану өлкәсе – җиңел сәнәгать, медицина, нефть эшкәртү производствосы, металл эшкәртү сәнәгате һ.б.
«Озон Технологии» компаниясе Ozon маркетплейсы логистикасын роботлаштыру һәм автоматлаштыру проектын тәкъдим итте. Проект логистика үзәкләрен роботлаштыруга һәм заказларны нәтиҗәле саклау, эшкәртү һәм китерү өчен робот техникасы системаларын эшләүгә кагыла. Шәхси программа-аппарат платформасын проектлау эшләре алып барыла.
«Дронопорт» компаниясе проекты – тулысынча автоматлаштырылган станция, ул тәүлек буе эшли. Ул Мәскәүдәге кайбер объектларны һәм хәзер Иннополиста төзелә торган ике технопаркны мониторинглау өчен кулланыла инде. «Иннополис» махсус икътисадый зонасында компания базар таләпләре буенча техник чишелешне җайлаштыру белән шөгыльләнәчәк. Төзелешне мониторинглау план һәм факттагы күрсәткечләрне көн саен чагыштырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук дронопорт очышларның теләсә кайсы ешлыгында булган объектларны саклау өчен дә кулланыла.
«Промвад» МИЗда Россия һәм Европадан килгән клиент компанияләр өчен контракт нигезендә программа тәэминатын эшләү өчен дизайн-үзәк ачачак. Үзәк медиа һәм күңел ачу, сәнәгать предприятиеләре өчен мәгълүмати-идарә системалары, кулланучылар электроникасы, телекоммуникацияләр өлкәләре өчен программа тәэминаты эшләүгә махсуслашачак. «Промвад» – Көнчыгыш Европада иң эре бәйсез дизайн-электроника үзәкләренең берсе, эшләнмәләр үзәге Минскта бар.
«Аквелон-Казан» компаниясе программа белән тәэмин итү өлкәсе (финтех, медицина, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык һ.б.) һәм ИТ-консалтинг өлкәсе, шул исәптән чит ил клиентлары, өчен эшләячәк. Akvelon компаниясе дөньяның алдынгы технологик корпорацияләре өчен 2000 елдан бирле программа тәэминатын эшли.
«БИМэйстер» компаниясе шәхси һәм программа тәэминаты базасында тормыш циклының барлык этабында сәнәгать активы белән идарә итү өчен капиталь төзелеш объектының цифрлы «игезәге»н (проектлау, төзү, файдалану һәм үзгәртеп кору) булдыру белән шөгыльләнәчәк. Эшләнелә торган платформаны куллану өлкәсе – сәнәгать объектлары һәм критик инфраструктура.
«ТС-Иннотех» компаниясенең төп продукты – банк тармагы өчен мәгълүматларны интеллектуаль анализлау һәм, ясалма интеллект технологияләрен кулланып, цифрлы платформа чишелешләре. Куллану өлкәсе – хәтәрлекләрне алдан күрү, салымнар белән эшләү, җайга салучы орган өчен банк хисаплылыгы.
«ХайтекПарк» компаниясе ИТ һәм электрон сәүдә өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен фулфилмент инфраструктурасын булдыру белән шөгыльләнәчәк. Татарстанның Лаеш районындагы МИЗ территориясендә фулфилмент-үзәк төзү күздә тотыла.
«НИИАС» – тимер юл транспорты тармагының фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык институты, ул МИЗда Локомотив машинистларына ярдәм итү системалары өстендә эшләячәк. Продуктны куллану тимер юлларда йөртү куркынычсызлыгын, икътисадый һәм техник нәтиҗәлелекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге системаларга Россия тимер юлларында гына түгел, ә сәнәгать компанияләре тарафыннан да ихтыяҗ булачак.
«Сайберскейп Инвестментс» компаниясе ихтыяҗ булган барлык валюталар һәм акча билгеләре белән эшләргә мөмкинлек бирә торган түләү системасын эшләү белән шөгыльләнәчәк. «Синергия Софт» компаниясе проекты – бизнес-процессларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен CRM-система.
«МедМаркет» компаниясе медицина ярдәменең сыйфатын һәм аннан файдалана алу мөмкинлеген арттыру өчен сервис эшли, әлеге сервис беренчел ярдәм күрсәтү һәм дәвалауның катлаулы очраклары буенча ерактан торып консультацияләр үткәрү өчен мобиль кушымта. «Ак Барс Цифрлы Чишелешләр» Ак Барс Банк процессларын яңа технологик платформага күчерү проектын гамәлгә ашыра.
«Сирин Групп» базарда булган системалар белән компьютер күзлеге базасында детекторларны тоташтыру хисабына эшли алачак программа-аппарат комплексы булдырырга планлаштыра. Продуктта ашыгыч хезмәт күрсәтү машиналары каршында шлагбаум/капка ачу функциясе урнаштырылачак – аларны тану тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, сирена һәм утлы маякчыкларны кабызмыйча гына 95% дәрәҗәсендә булачак.