Татарстан эшкуарлары бизнесны үстерүгә 5,6 млрд. сум кредит алган Алар заем финансларын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган региональ Гарантия фонды йөкләмәсен җәлеп итеп алган.
Татарстан Республикасы Гарантия фондының төп бурычы – эшкуарлар өчен заем акчаларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру, Фонд тарафыннан кредит һәм башка финанс оешмалары – банклар, лизинг компанияләре, бизнесны үстерү институтлары алдында йөкләмәләр буенча поручительлек бирелә.
Гарфонд кредит акчаларын алу өчен залог белән тәэмин ителмәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга 50 млн.сумга кадәр поручительство бирә. 2021 ел башыннан бирле республика Гарантия фонды тарафыннан 1,04 млрд. сумлык 230 поручительство бирелгән, бу кече һәм урта бизнеска 5,6 млрд.сум заем финанславын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
Поручительлекләрнең иң күп өлеше Казан, Яр Чаллы һәм Тукай районы эшкуарларына туры килә. Кредит акчаларын Татарстан эшкуарлары әйләнештәге активларны тулыландыруга, күчемсез милек сатып алуга, орлыклар сатып алуга һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга юнәлдергән.
«Без үзебезнең ярдәмнән, шул исәптән тармаклар буенча да, файдаланган эшкуарларга анализ ясыйбыз. Бирелгән поручительлекләрнең иң күбесе сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, җитештерү һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә туры килә. Без бизнесның актуаль ихтыяҗларын да өйрәнәбез. Мәсәлән, корылыктан зыян күргән аграрийлар өчен «Агрокорылык» дигән ташламалы продукт оператив рәвештә эшләтеп җибәрелде, – дип билгеләде ТР Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.
Исегезгә төшерәбез, «Агрокорылык» дигән ташламалы яңа продукт Татарстанда аномаль эссе җәй аркасында зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен эшләнгән. Программа шартлары буенча Гарантия фонды 10 млн.сумга кадәр һәм займ суммасының 70% кадәр поручительлек бирә.