Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе бизнеска 3 млрд. сумлык ярдәм күрсәткән

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

2017 елда эш башланганнан бирле Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе тарафыннан ясалган алыш-бирешләрнең гомуми бәясе 3 млрд. сумнан артып киткән. Шул ук вакытта Татарстан территориясендә теркәлгән эшкуарлык субъектлары өлешенә төзелгән лизинг контрактларының гомуми исәбендә 59% яки 1,7 млрд.сум туры килә.

Агымдагы елда Төбәк лизинг компаниясе Татарстан проектларына 43 млн. сумлык ярдәм күрсәткән. Финанслау «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.

Татарстан эшкуарларыннан тыш, ТЛК илнең башка субъектларыннан булган проектларга да ярдәм итә – агымдагы елда 432,0 млн.сумлык 22 проект финансланган.

Исегезгә төшерәбез, ТЛК ташламалы ставкалар буенча лизингны финанслау мөмкинлеген бирә, бу коммерция лизинг компанияләре ставкаларыннан шактый түбән. Әйтик, чит илдә җитештерелгән җиһазларга ставка елына 8% тәшкил итә, илебездә җитештерелгән җиһазларга – 6%, уртача базар ставкалары – 10%. Шул ук вакытта аванс түләве җиһаз бәясенең 15%ын тәшкил итә, лизинг килешүе 60 айга кадәр төзелергә мөмкин.

Ташламалы лизинг программалары эшкуарлык субъектлары, эшчәнлек төренә, лизинг килешүендә катнашу күләменә, географик урнашу һәм башка индивидуаль факторларга карап, үзләре өчен иң кулай шартларны сайлап ала алырлык итеп эшләнгән.

Лизинг компаниясе товар белән тәэмин итүчедән мөстәкыйль рәвештә яңа җиһазлар сатып ала һәм аны лизинг алучыга вакытлыча файдалануга һәм лизинг килешүе буенча ахыргы түләүне түләгәнчегә кадәр идарәлеккә тапшыра.

Әлеге ярдәм чарасының үзенчәлеге шунда ки, лизинг алучы, региональ гарантия оешмасының поручительлеген җәлеп иткән очракта, беренчел түләү кертмичә, хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, ташламалы лизингта түләү буенча лояль шартлар каралган, бизнесның сезонлы булуына карап, түләүләрнең индивидуаль ешлыгы билгеләнә.

8 (843) 524-72-32 телефоны буенча ташламалы лизинг алу шартлары буенча тулырак консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International