Социаль эшкуарларга грант алу хокукына таныклыклар тапшырылды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

3 сентябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында «Социаль эшкуарлык өлкәсендә проектлар белән идарә итү» дип аталган квалификация күтәрү программасын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Таныклык «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча 500 мең сумга кадәр грант алу өчен гариза юллау хокукын бирә. Татарстанда проектны гамәлгә ашыру белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы шөгыльләнә.

Таныклыкларны Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасының Атказанган табибы Айрат Фәррахов тапшырды.

«Социаль эшкуарлар җәмгыять тормышында аерым роль уйный. Алар бик күп юнәлешләр буенча дәүләтнең таянычы булып тора һәм без бүген моңа тагын бер кат инандык. Сүз дә юк, дәүләт без күзәткән мондый эшкуарларга җавап итеп ярдәм итәргә тиеш. Республикада Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм башка структуралар актив эшли. Төрле программалар күп. Иң мөһиме, актив булырга, мөмкинлекләрне күзәтеп торырга һәм аларны кулланырга кирәк. Шунысы куанычлы, Россиянең иң борынгы югары уку йорты да бу процессларда актив катнаша», – диде Айрат Зәкиевич, очрашудан соң.

Татарстан Республикасының социаль предприятиеләрен тәкъдим иткән 78 кеше социаль-эшкуарлык проектларын эшләү буенча практик укулар узды. Болар – балалар бакчалары, иртә үсеш үзәкләре, логопед үзәкләре, балалар өчен спорт мәктәпләре, тел мәктәпләре, иҗат студияләре, балалар өчен спорт-савыктыру лагерьлары һәм шифаханәләр, өлкәннәр өчен пансионатлар, тернәкләндерү үзәкләре, музейлар, театрлар, шулай ук социаль яктан авыр категориядәге кешеләрне эшкә урнаштырган җитештерү оешмалары.

Укыту катнаш форматта оештырылган һәм Социаль эшкуарлык өчен перспектив юнәлешләр һәм өлкәләр; Бизнес-гипотезаны генерацияләү һәм тикшерү; Customer development. Маркетинг; бизнес-процессларны оптимальләштерү, продуктны/хезмәт күрсәтүне яхшырту; Финанслар җәлеп итү; Проектларны тәкъдир итү, берләшмәләрдә һәм Интернет челтәрендә алга этәрү кебек темаларны үз эченә алган.

Әмма төп вакыт проектларны әзерләү буенча индивидуаль эшкә багышланган, аларны социаль эшкуарлар киләчәктә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы грантларын алуга тәкъдим итә алачак. 500 мең сумга кадәр грант – 2021 елдан башлап дәүләт ярдәме буенча моңарчы күрелмәгән чара.

«Яхшы курс, мин әзерлек дәрәҗәсеннән бик канәгать: компетентлы ярдәм, барысы да тиз һәм заманча, – дип программага бәя бирде «Мозаика-republic» шәхси балалар бакчасының башкарма директоры Диләрә Гайнетдинова. – Курс лекция (бизнес-маркетинг) һәм гамәли өлештән торды. Асылда, бу – проектны грант өчен заявкага әзерләүдә реаль әзерлек».

Социаль эшкуарлар түләүсез нигездә узган укыту – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомствога караган структура – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан да ярдәм чараларының берсе булып тора. Моннан тыш, социаль предприятиеләргә ташламалы микрозаймнар, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу хезмәтләрен күрсәткән өчен түләү, консультацияләр һ.б. ярдәм күрсәтелә. «Социаль предприятие» статусын алу өчен гаризалар 31 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәгендә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 «Эшкуар йорты», телефон: (843) 222-90-60 (өст. 105), электрон адрес: ciss.rt@mail.ru, сайт: https://fpprt.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International