Маркетплейсларда Татарстан сатучыларының товар әйләнеше 2021 елда биш тапкыр арткан

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Татарстан сатучыларының әйдәп баручы биш маркетплейста товар әйләнеше 2021 елның сигез аенда биш тапкыр — 18,5 миллиард сумга кадәр арткан. Бу хакта бүген, 7 сентябрьдә, төбәктә интернет-сәүдә үсешенә багышланган брифингта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сөйләде. Үз чыгышында спикер Татарстан җитештерүчеләрен электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга этәргеч бирүче ярдәм чараларына җентекләп тукталды.

Рөстәм Сибгатуллин статистикадан башлады. Бүген республикада эшли торган кешеләрнең өчтән бер өлеше кече һәм урта эшкуарлык субъектларында көч куя – 696 мең кеше, 2024 елга республикада бу күрсәткеч 730,6 мең кешегә җитәргә тиеш. Эшкуарлык эшчәнлеге үсешенең мөһим факторларының берсе – өстәмә базарлар һәм сату каналларын тәэмин итү, бүгенге көндә электрон сату каналларының әһәмияте арта. E-commerce юнәлешен үстерү дөньякүләм тренд һәм республика өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Data Insight – Россиядә электрон коммерция базарында махсуслаша торган беренче тикшеренү агентлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елда электрон сәүдә өлеше бөтен дөньяда ваклап сату итү күләмендә 13 проценттан 18 процентка кадәр арткан. Онлайн-сәүдәнең дөньякүләм өлеше 24 процентка артып, АКШ доллары белән 4,29 триллион булган.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Россия онлайн-сату күләме буенча алдынгы ун ил арасына кергән һәм eCom үсеше буенча иң югары күрсәткеч – 58% күрсәткән. 2020 елдан башлап, электрон коммерция Татарстан Республикасында да актив үсеш ала. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда чагыштырма бәяләрдә интернет аша товар сату үсеше 93% тәшкил иткән, агымдагы елның беренче яртысында – 40% диярлек.

Шулай ук маркетплейсларда үз товарларын сатучы эшкуарлар саны да шактый арткан. Әйдәп баручы биш маркетплейс (Wildberries, Ozon, Яндекс.Маркет, КазаньЭкспресс һәм eBay) мәгълүматларына караганда, әлеге мәйданчыкларда Татарстан сатучылары саны 2021 елның 8 аенда, узган ел азагы белән чагыштырганда, дүрт тапкырга арткан һәм 12 573 кешегә җиткән.

«Әгәр 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстаннан товарлар җибәрү өлеше Идел буе федераль округына барлык җибәрүләрнең 17% һәм тулаем Россия буенча 0,89% тәшкил итсә, 2021 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округына товар барлык җибәрүләрнең 24,8% һәм РФ –2% Татарстанга туры килә. Шул ук вакытта Татарстан сатучыларының товар әйләнеше беренче яртыеллыкта 5 тапкыр артып, 18,51 млрд.сум булган», – дип билгеләп үтте спикер.

Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, эшкуарлар маркетплейсларга чыкканда кайбер кыенлыклар белән очраша, нигездә, бу электрон сатуларда тәҗрибә булмауга бәйле.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге, үз чиратында, уңай шартлар тудыра һәм электрон сәүдә икътисадның аерылгысыз өлешенә әйләнсен өчен, кирәкле чаралар күрә. Шулай итеп, Татарстан эшкуарларына Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча комплекслы ярдәм күрсәтү өчен, төбәктә әлеге юнәлешкә кураторлык итүче эшче төркем төзелде, эшче төркем әгъзалары тарафыннан Татарстанда 2022 елга кадәр электрон сәүдәне үстерү буенча чаралар планы эшләнде.

План берничә блоктан тора. Беренчесе – Татарстан Республикасында интернет-сәүдә инфраструктурасын үстерүанда продукцияне кабул итү пунктларының географиясен киңәйтү, логистика компанияләре белән хезмәттәшлек оештыру, логистика бүлү үзәкләрен төзегәндә ташламалар буенча чаралар кертелгән.

Пландагы тагын бер блок – теркәлү, Интернет-мәйданчыкка чыкканда эшкуарларга булышып тору озату һәм консультацияләү. Сибгатуллин, бу блокта финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары комплексына аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте. Эшкуарлар өчен электрон сәүдә мәйданчыкларында урнашу һәм алга этәрү буенча хезмәтләр күрсәтү, шулай ук махсус кредит һәм микрофинанс продуктлары каралган.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында Татарстан эшкуарларына электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгу һәм җирле җитештерүчеләрнең товарларын электрон каналлар аша этәрү буенча ярдәм күрсәтә инде. 

Икътисад министрлыгы бизнеска һәм үзмәшгульләргә конкрет продукция өчен аеруча туры килә торган сәүдә мәйданчыгын сайлауда, платформада теркәлүдә ярдәм итә, шулай ук товар карточкаларын урнаштыру, фотоконтент һәм продукциянең тасвирлау өлешен әзерләү, склад һәм товар запаслары белән идарә итүне җайга салу буенча хезмәт күрсәтә.

Маркетплейсларга чыгудан тыш, Эшкуарлыкка ярдәм фонды электрон мәйданчыкларда эшләү өчен эшкуарларга кирәкле булган электрон документ әйләнешен алып бару мөмкинлеге белән хисаплылык тапшыру, шулай ук интернет аша продукция сатканда кирәк булачак Россия һәм халыкара сертификатларын алуда финанс ярдәме кебек комплекслы сервис күрсәтә.

Моннан тыш, план буенча финанс ярдәме дә каралган. Электрон сату каналлары аша сатуны планлаштырган эшкуарлар өчен Министрлык тарафыннан «ЭТП» ташламалы микрозаймы эшләнә. Шулай ук махсус шартларда коммерция банклары тарафыннан Икътисад министрлыгына караган региональ Гарантия фонды поручительлеге нигезендә кредит бирү һәм логистика чыгымнарын субсидияләү мөмкинлеге карала.

Планның тагын бер блогы – электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләрне алга этәрү һәм популярлаштыру. 2021-2022 елларда республиканың муниципаль берәмлекләре территориясендә гавами чаралар, форумнар һәм конференцияләр үткәрү планлаштырыла.

Белем бирү ярдәме шулай ук Планның өстенлекле блокларыннан берсе булып тора. Маркетплейслар белән нәтиҗәле эшләү өчен Министрлык хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, шул исәптән яңа һөнәр белгечләре – «аккаунт-менеджер» әзерләп чыгару хезмәтен күрсәтергә планлаштыра. Эшкуарлыкка ярдәм фонды тренерлары e-commerce мәйданчыклары белән берлектә интернет-киңлектә продукция урнаштыру һәм сату буенча белем бирү вебинарлары үткәрә, агымдагы елда аларда 2000 артык кеше катнашкан.

Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү чаралары планының тагын бер блогы – тышкы икътисадый эшчәнлек. Бүген халыкара электрон мәйданчыклар һәм транспорт-логистика провайдерлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә Татарстан эшкуарлары арасында ихтыяҗ бар.

Моның белән бәйле рәвештә ТР Экспортка ярдәм үзәге эшкуарлар продукциясен халыкара маркетплейсларда урнаштыру буенча хезмәт күрсәтә. Үзәк гариза бирүчеләргә скоринг үткәрә, аның нәтиҗәсе булып, продукцияне сату базарына һәм аны урнаштыру потенциалына карап, конкрет бизнес өчен иң кулай мәйданчык сайлап алына. Скоринг эшкуарның e-commerce чит ил базарында сату нәтиҗәлелеген арттырырга, дөрес фараз һәм товар запасларына рациональ идарә итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Ахырда Рөстәм Сибгатуллин, Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларына электрон сәүдә базарын үзләштерүдә киләчәктә дә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте. Үсеш планы кече һәм урта бизнес вәкилләренең ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып яңартылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International