Кече һәм урта бизнесны планлы тикшерүгә мораторий 2022 елга кадәр дәвам итәчәк

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәскәү финанс форумында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт кече һәм урта бизнес вәкилләренең киләсе елга планлы тикшерүләренә мораторий вакытын озайтырга карар иткән.

Эшкуарларга административ йөкләнешне күп очракта «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы яңа Федераль закон киметергә мөмкинлек бирде, ул 2021 елның 1 июленнән үз көченә керде. Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге реформасы принципиаль яңа контроль системасына күчүне аңлата. Аның нигезе – хәтәрлек ихтималына юнәлешле якын килү, хокук бозуларны профилактикалау, барлык процессларны цифрлаштыру. Хәвеф дәрәҗәсе түбән булганда, планлы контроль үткәрелми. 

Мораторий күздә тотканча, контроль-күзәтчелек органнары планлы ревизияләрне, гражданнар тормышына, сәламәтлегенә, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүгә, рөхсәт документларын бирү өчен нигез булып торган тикшерүләрдән тыш, гамәлдән чыгарырга тиеш.

2021 елда кече бизнес субъектлары өчен мораторий ел саен тикшерүләр үткәрү планыннан бөтен Россия буенча 127 меңнән артык чараны төшереп калдырырга мөмкинлек бирде. 

Хәзерге вакытта кече һәм урта бизнесны тикшерү өчен мораторийны озайту турында Россия Федерациясе Хөкүмәте карары эшләнә. Мораторий якынча 100 мең кече бизнес субъектына кагылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International