Россия дәүләт социаль университеты, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АКО ярдәмендә, Социаль эшкуарлык өлкәсендә VII «Елның иң яхшы социаль проекты» Бөтенроссия проектлар конкурсын үткәрү турында игълан итте. Анда социаль эшкуарлык өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шулай ук проектлары җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән коммерциясез оешмаларның вәкилләре катнаша ала.
Конкурс ике этапка бүленә: региональ һәм федераль. Региональ этапка гаризалар 2021 елның 29 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурска гаризаны уңышлы рәсмиләштерү максатында, алдан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәгендә экспертиза узарга киңәш ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны https://konkurs.sprgsu.ru/ сайтында белергә мөмкин.
Катнашучыларны сайлап алу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү һәм тернәкләндерү, социаль хезмәт күрсәтү, социаль туризм, балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше, тернәкләндерүнең техник чараларын эшләү һәм IT технологияләр эшләү, инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итү кебек номинацияләр буенча уза.
Конкурсның төбәк вәкиле: Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Дыганов Антон Георгиевич, телефон: +7 (903) 342-02-39, электрон адрес: adg1981@mail.ru
Социаль эшкуарлык өлкәсендә «Елның иң яхшы социаль проекты» Бөтенроссия проектлар конкурсы 2015 елдан бирле үткәрелә. 2019 елдан Конкурс Президентның «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының флагман проектлары арасына керә. Конкурс иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә юнәлдерелгән социаль эшкуарлык субъектларының иң яхшы проектларын һәм практикаларын эзләү, ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.