ТР Икътисад министрлыгы, «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ белән берлектә, бу атнада тармактагы ТР министрлыклары һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты катнашында тарифлары җайга салына торган оешмаларның РМҮ ресурсларында сатып алу эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында традицион киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан җаваплы затның тикшерүдә торган тарифлары җайга салынулы оешмаларның Республика маркетинг үзәгендә сатып алулары буенча доклады.
Көн тәртибенә күчкәнче, ТР Икътисад министрлыгының конкуренцияне үстерү бүлеге җитәкчесе Ильяс Галимов, тарифлары җайга салына торган оешмалар белән эш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару белән идарә итү системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлек итү регламентын раслау турында» 04.05.2019 ел, № 377 карарын тормышка ашыру кысаларында, алга таба Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан тарифларны раслаганда әлеге оешмалар тарафыннан РМҮ узган сатып алулары турындагы белешмәләрне карау максатларында даими нигездә алып барыла, дип билгеләп үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Корпоратив идарә бүлеге җитәкчесе Валентин Спичков тарифлары җайга салына торган 6 оешманың сатып алу эшчәнлегенә җентекле анализ ясады. РМҮ «Биржа мәйданчыгы» ресурсында җайга салынулы оешмаларның заказлары ярдәмендә кече бизнес 46 млн. сум күләмендә табыш алган.
Белешмә: «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ РМҮ администраторы атна саен РМҮ ресурсларында эшләү принциплары буенча бушлай укыту вебинарлары үткәрә, вебинарларга әлеге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: http://rmcrt.ru/webinar.html.