«Ясалма интеллект» федераль проектын һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм программасын гамәлгә ашыру кысаларында илнең кече предприятиеләре арасында акселерация программаларын үтүгә грантлар алу өчен конкурс башлана.
Чараның операторы – «Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды» ФДБУ.
«Акселерация-ИИ» конкурсы ясалма интеллект технологияләрен кулланып яңа продукция, сервислар һәм (яки) чишелешләрне җитештерергә һәм үзләштерергә омтылучы кече предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Мондый грантның максималь күләме – 800 мең сумга кадәр.
Конкурс түбәндәге юнәлешләр (лотлар) буенча проектларны сайлап алуга юнәлдерелгән:
- компьютер аша карау;
- табигый телне эшкәртү;
-танып белү һәм сөйләм синтезы;
- карарлар кабул итүгә ярдәм итүнең интеллектуаль системалары;
- ясалма интеллектның перспектив ысуллары.
2024 елга ясалма интеллект кулланып, федераль проект кысаларында 580 проект акселерация программасында катнашыр дип көтелә.
Фонд программалары һәм үткәрелә торган конкурслар турында тулырак мәгълүмат Фондның рәсми сайтында урнаштырылган: https://fasie.ru.