Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Ирина Макиева «Зеленодольск» сәнәгать паркында булдылар

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ВЭБ РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциясез оешмасының генераль директоры Ирина Макиева, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, идарәче компания җитәкчелеге белән бергә «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булдылар. Шул исәптән «Татфарм» ҖЧҖ эшчәнлеге белән дә таныштылар, әлеге предприятие дару чараларының заманча производствосын оештыру буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра.

«Зеленодольск» паркы территориясендә гомуми мәйданы 22 мең кв.метр булган «Татфарм» ҖЧҖ ачылу тантанасына әзерләнә. Биредә фармацевтика компанияләре продукциясен урнаштыру, хезмәтләр күрсәтүнең тулы логистика комплексы, шул исәптән дарулар өчен салкын чылбырны саклап калу планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру өчен Моношәһәрләрне үстерү фондыннан 250 млн. сумга якын ташламалы займ алынган.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, Ирина Макиева һәм Михаил Афанасьев яңа комплекста башкарылган эшләр белән танышты, предприятие биналарын карады.  Объектның беренче этабын 2017 елда төзи башлаганнар, хәзерге вакытта ул файдалануга тапшырылган һәм ачылырга әзерләнә. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 200 яңа эш урыны булдырылачак. Проектның социаль файдасы Россия халкын сыйфатлы һәм үтемле дарулар белән тәэмин итүдән гыйбарәт. 

Делегация шулай ук «Промэнерго» ҖЧҖ предприятиесендә дә булды, ул электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль исәпләү приборлары базасында түбән вольтлы комплектлы җайланмалар җитештерә. Завод 0,4 кВт башлап 35 кВт кадәр электр җиһазлары, электромобильләр өчен заряд станцияләре җыя. Компания тарафыннан 260 эш урыны булдырылган. Инвестицияләр күләме – 390 млн.сум.

Алга таба кунакларга төзелә торган объектларның проектларын тәкъдим иттеләр: «Дарпикс» ҖЧҖ (ультратавыш эретеп ябыштыру ярдәмендә бер тапкыр кулланыла торган медицина киемнәре җитештерә), «Саэльра» ҖЧҖ (ярымфабрикатлар урнаштыру өчен «Бәхетле» компаниясенең җитештерү-склад комплексы), «Зеленая дача» ҖЧҖ (яшелчә һәм җиләк-җимеш эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы), «Регионлифтмаш» ҖЧҖ (лифт җиһазлары җитештерү заводы). 

Очрашу барышында предприятиеләрне үстерү юлларына бәйле мәсьәләләр каралды, Моношәһәрләрне үстерү фондыннан (ВЭБ.РФ төркеме) ярдәм алу мөмкинлекләре каралды.   

Хәзерге вакытта «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә 18 резидент урнашкан, 7342 эш урыны булдырылган. Объектларның бер өлеше файдалануга тапшырылган, берничә предприятие проектлау стадиясендә. Шул ук вакытта «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгының күпчелек компанияләре «Зеленодольск» алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе резидентлары статусына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International