Татарстанның эш башлаучы эшкуарлары «Эшкуар әлифбасы» дигән бушлай тренингта катнаша ала

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

2021 елның 4 октябреннән 2021 елның 8 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрүче эшкуарларны һәм эшкуарлык эшчәнлеген планлаштыручы затларны «Эшкуар әлифбасы»ның 5 көнлек тренингында катнашырга чакыра.

Тренинг үз эшен башларга яки яңа бизнес-проектны гамәлгә ашырырга теләгән кешеләргә юнәлдерелгән. Атна дәвамында катнашучылар эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча белем бирү курсын узачак.

Тренинг кысаларында катнашучылар, идея генерациясеннән башлап, шәхси эшкуар яки юридик зат сыйфатында теркәлүгә кадәр, бизнес-проект үсешенең барлык этапларын өйрәнәчәк, шулай ук маркетинг һәм оештыру планнарын төзергә, проект концепциясен эшләргә, продуктның үзкыйммәтен исәпләп чыгарырга, җитештерү процессын оештырырга өйрәнәчәк. Чара нәтиҗәләре буенча катнашучылар, эшләтеп җибәрү өчен, үз проектын эшләячәк.

Укуларны «Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе» АҖнең сертификацияләнгән тренеры Асель Бекеева алып бара.

Тренингта катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1763057/.

«Эшкуар әлифбасы» программасы буенча белем алып, бизнесны башлап җибәргәннән соң, эшкуар гамәлдәге эшкуарлар өчен «Эшкуарлык мәктәбе» программасы буенча бизнесны үстерүгә һәм предприятие белән идарә итүне камилләштерүгә, шулай ук бизнесның финанс һәм җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлдерелгән күнекмәләргә өйрәтү буенча укулар уза алачак. «Эшкуарлык мәктәбе» программасын үткәрү 2021 елның 18 октябренә планлаштырылган.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International