Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы резидентлардан һәм аккредитацияләнгән индустриаль (сәнәгать) паркларының идарәче компанияләреннән кулланылган электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итә башлый.
Ярдәм чарасы, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан килештерелгән, йөкләнеш дәрәҗәсе 70% кимрәк булган Татарстан сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе нигезендә эшләнгән. Концепция, шулай ук, авыл җирендә һәм эш активлыгы шактый югары дәрәҗәдә булган зур шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурентлы мөмкинлекләрне тигезләүне дә күздә тота.
Концепцияне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында элек кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен субсидияләү, салым ташламалары – салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкаларын киметү (керемгә ставка – 1%, керем минус чыгымнар – 5%), транспорт салымын һәм оешмалар милкенә салымны түләүдән азат итүне күздә тоткан закон инициативалары кабул ителгән иде.
Шулай ук сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре сәнәгать биналары, коммуналь һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләүгә 5 елга кадәр срокка 5% ставка белән 30 миллион сумга кадәр «Төзелеш» заемын алуга, 4,5% ставка белән микрозаемнар алуга да исәп тота ала.
Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшкуарга индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта сәнәгать паркы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш. Сайлап алу таләбе – сәнәгать паркы 70% азрак тулган булырга, резидент Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза биргән көнгә КУЭ субъекты булып торырга тиеш, ә парк үзе ТР Икътисад министрлыгының тиешле аккредитациясенә ия булырга тиеш.
Субсидияләргә гаризалар 2021 елның 29 октябренә кадәр «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55, 521 бүлмә.