Ozon Татарстанда логистика куәтләрен арттыра һәм төбәккә 1,8 млрд.сум инвестицияли

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Ozon маркетплейсы бүген рәсми рәвештә «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә фулфилмент-үзәкнең беренче чиратын ачты. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Яңа логистика комплексы – Идел буенда компаниянең төп хабы, ул бөтен ил буенча маркетплейстан сатып алучыларны товарлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Яңа фулфилмент үзәге көн саен 80 мең посылка эшкәртә һәм көн саен аларны төбәк халкына җибәрә. Шулай итеп, татарстанлылар онлайн-сатып алынган әйберләрнең күпчелек өлешен бер тәүлек эчендә кулга ала алачак. Комплекста бер үк вакытта 4,5 миллионнан артык товар саклана, бу исә республика халкына көнкүреш химиясе, балалар товарлары, көнкүреш техникасы, автотовар һәм кием-салым төрләреннән файдалану мөмкинлеген бирә.

«Бүген без «Озон» компаниясенең күпләп-бүлү үзәген ачабыз. Бу искиткеч объект, бик эчтәлекле. Безнең өчен иң мөһиме – Татарстан җитештерүчеләренең зур базарларга чыгу мөмкинлеге бар. Нәтиҗәләрне без инде күрәбез. 9 айда бездә электрон сәүдә әйләнеше 5 тапкыр артты. Моношәһәрләрне үстерү фондына, әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен, аерым рәхмәт белдерәсем килә. Республикада Фонд программалары буенча күп эш башкарылды. Бүгенге вакыйга – моның ачык мисалы. Ышанам ки, без нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам иттерербез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

«Зеленодольск» индустриаль паркында Ozon комплексының беренче чиратының гомуми мәйданы — идән буенча 22 мең кв.м. Шул ук вакытта үзәкнең икенче чиратын да төзү күздә тотыла, аны 2023 елга ачарга планлаштырыла. Шулай итеп, фулфилмент-үзәкнең гомуми мәйданы 44 мең кв.метрга җитәчәк. Логистика үзәгенең масштабы Татарстанда онлайн-сәүдәнең арта баруы белән бәйле — беренче яртыеллыкта гына да республикада Ozon аша заказлар саны елына 2,6 тапкырга арткан.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы җитәкчелеге илебез һәм чит ил инвестицияләрен киң колач белән җәлеп итү өчен уңайлы шартлар булдыру, территориядә заманча сәнәгать-җитештерү комплекслары оештыру юлы белән эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыра, моннан тыш, Татарстан Россиянең Европа өлешендәге уңайлы логистика үзәге дә булып тора.

Төбәк халкы өчен күзгә күренеп торган файдадан тыш, фулфилмент-үзәк җирле эшкуарлыкны үстерүдә дә зур роль уйный. Икенче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстаннан якынча 1,7 мең эшкуар товарларын Ozon аша саткан. Логистиканы эшләтеп җибәрү – ул маркетплейска товарларны тагын да тизрәк китереп тору һәм аларны җирле аудиториягә логистикада экономияләп китерү мөмкинлеге. Яңа объектта саклана торган товарлар бөтен ил буенча һәм чит илгә сатыла, димәк, Татарстан сатучылары сатуларны киң даирәгә колачлый алачак. 

«Татарстан Россия электрон коммерциясен үстерүдә аеруча зур роль уйный — эшкуарларның энтузиазмы һәм инициативасы ягыннан да, шулай ук уңышлы географик торышы аркасында да. Мондый ярашлылык төбәкнең инфраструктура үсешенә инвестицияләр җәлеп итә. Шул исәптән, нәкъ менә шуңа күрә дә, фулфилмент-үзәкнең беренче чираты ачылганнан соң, без икенче чират төзелешен башлап җибәрәбез. Мондый зур логистика объектын ачу җирле сатучыларга шактый ярдәм итәчәк һәм электрон сәүдәне үстерүне тизләтәчәк – җирле бизнес вәкилләренең маркетингка товарлар китерү вакыты берничә тапкыр кыскарачак, димәк, витринада да товар тизрәк барлыкка киләчәк. Ә онлайн сатып алынган әйберне тиз арада китереп тагын да җайлырак булачак, нәтиҗәдә, республикада яшәүчеләр арасында популярлашачак», — дип ассызыклады Ozon генераль директоры Александр Шульгин.

МОНОГОРОДА.РФ финанс ярдәме белән «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында электр, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре, шулай ук автомобиль юлы төзелгән. Әлеге объектлар төзелешенә Фонд 930 млн.сумнан артык акча бүлеп биргән. Хәзерге вакытта инфраструктурага 11 предприятие тоташтырылган, шуларның 6 инде файдалануга тапшырылган.

«Берничә ел элек, «Зеленодольск» мәйданчыгына килгәч, монда буш басудан башка берни дә юк иде. Әлеге территорияне бик тә үзенчәлекле итәсе килде. Ул вакытта, 2016 елда Фонд проектка – 930 млн сумнан артык, ә төбәк 350 млн сумнан артык акча җибәрде. Һәм менә бу бер-беребезгә булган ышаныч һәм ярдәм инженерлык инфраструктурасын оештыру мөмкинлеген бирде, хәзер әлеге мөмкинлектән бу мәйданчыкның барлык предприятиеләре дә «туклана». Бүген биредә 7 нче резидент «эшли башлады», якын арада тагын берничә производство ачылачак һәм Зеленодольск моношәһәре өчен яңа эш урыннары булдырылачак», – диде Ирина Макиева.

Фулфилмент-үзәкнең беренче чиратын җиһазлауга Ozon үз инвестицияләре 900 млн.сумнан артып китә. Икенче чиратка компания тагын 900 млн.сум инвестицияли. Акчаларның төп өлеше югары технологияле җиһазлар сатып алуга һәм җитештерүне автоматлаштыру өчен үз IT-системалары булдыруга сарыф ителә. 

2021 ел ахырына фулфилментта 1 меңнән артык хезмәткәр эшләячәк. Ә икенче чиратны файдалануга тапшырганнан соң, төбәктә 2 меңнән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Төбәктә онлайн-сәүдәнең популярлыгы арту сәбәпле, өстәмә эш белән тәэмин итү заказлар китерү өлкәсендә һәм бирү пунктларында да барлыкка киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International