Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүдә чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышын уздырды. Киңәшмәнең көн тәртибендә Илкүләм рейтинг күрсәткечләре нигезендә Татарстан Республикасының инвестиция климатын яхшырту буенча өстенлекле бурычларга багышланган мәсьәләләр, идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, финанс грамоталылыгына бәйле чаралар.
Утырышның көн тәртибендәге төп темаларның берсе Илкүләм рейтинг нигезендә республиканың инвестиция климатын яхшырту мәсьәләсе булды. Икътисад министрлыгының, ведомстволар һәм муниципалитетларның гомуми бурычы – уңайлы бизнес-мохит формалаштыру, административ киртәләрне бетерү, халыкка кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең финанс һәм мөлкәти чаралары, хезмәтләр күрсәтүне цифрлаштыру, инвестиция җәлеп итүчәнлекне үстерүгә ярдәм итә торган санлы сервисларны популярлаштыру буенча нәтиҗәле эш алып бару.
Исегезгә төшерәбез, Петербург халыкара икътисадый форумында яңгыраган Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча, 2020 елда Татарстан инвестиция җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсен саклап калу буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен раслады һәм Мәскәүдән соң икенче урынны алды. Илкүләм рейтинг региональ хакимиятләрнең бизнесны алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыкларын бәяли һәм иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый. Бәяләү 42 күрсәткеч һәм 4 юнәлеш буенча үткәрелә: җайга салу мохите, инфраструктура һәм ресурслар, бизнес институтлары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү.
Төбәктә күрсәтелә торган хезмәтләрдән бизнесның канәгать булуын ачыклау өчен шактый эш башкарылган, бизнес-процессларга һәм бизнес өчен хезмәтләр күрсәтүгә анализ ясалган. Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында республиканың инвестиция климатын яхшыртуга юнәлдерелгән «юл картасы» чараларын үтәүнең мөһимлеген билгеләде.
Шулай ук утырышта идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары резидентлары тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән килешү төзү өчен документлар тапшыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Хәзерге вакытта 51 гариза бирелгән. Мидхәт Шаһиәхмәтов, Министрлык белән килешү төзү кирәклеген билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә килешү эшкуарларга ташламалардан һәм салым преференцияләреннән файдаланырга мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, быелдан башлап Татарстанда йөкләнеш дәрәҗәсе 70% кимрәк булган сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлдерелгән ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Сәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар транспорт һәм милек салымнарын түләүдән азат итү, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ставканы киметү, электр энергиясенә булган чыгымнарның бер өлешен каплау, инженерлык һәм юл инфраструктурасы объектларын төзүгә 30 миллион сумга кадәр «Строительство» ташламалы заемын бирү, 4,5% ставка буенча ташламалы микрозаем бирүне үз эченә алган чаралар комплексына исәп тота ала.
Ярдәм чаралары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан килештерелгән, йөкләнеше түбән булган Татарстан сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе нигезендә гамәлгә ашырыла. Максаты – сәнәгать парклары территориясендә эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, эшкуарларга яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгуда ярдәм итү, республиканың иң ерак районнарында конкурентлы өстенлекләр бирү, республиканың муниципаль берәмлекләре икътисадын үстерү, өстәмә эш урыннары булдыру.
Моннан тыш, утырышта муниципаль контрольне гамәлгә ашыру кысаларында «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль закон чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварына кадәр 45 муниципаль берәмлек контрольлекнең 4 төреннән башлап 7 төренә кадәр муниципаль контрольлек рәвеше турында нигезләмәләр расларга тиеш.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе урынбасары Сәрия Сираҗиева Татарстанда халык өчен башланып киткән финанс белемнәре буенча онлайн-дәресләр турында сөйләде.