Эшкуарлыкка ярдәм фонды экспортерлар өчен түгәрәк өстәл уздырачак

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

2021 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге экспортерлар өчен түгәрәк өстәлгә чакыра. «E-Commerce» халыкара базарына чыкканда Россия товарлары өчен яңа мөмкинлекләр» – электрон коммерция буенча түгәрәк өстәл темасы. Чара 10.00 сәгатьтә Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча башланачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 28

Чарада каралачак мәсьәләләр:

  1. Брендларны маркетплейсларда сатулар тобына чыгару
  2. РФдә теркәлгән компанияләр өчен халыкара мәйданчыкларда шәхси кабинетны теркәү
  3. Россия юридик заты шәхси кабинетны теркәү өчен мәйдан таләпләре буенча туры килмәсә, Россия товарларын экспортлау һәм сату мөмкинлекләре
  4. Экспорт өчен сайланган товарга карата ни өчен комплаенсны (таләпләрне)  (сертификация, состав, этикетка, таможня таләпләре һ.б.) өйрәнергә кирәк
  5. Халыкара сәүдә маркасын теркәү;
  6. Amazon, Coupang, Otto, Zelando, Lazada, Kaspi һ.б. кейслары
  7. Кытай электрон мәйданчыклары аша сәүдә итү
  8. Кытайга экспорт буенча гамәли киңәшләр
  9. Товарны максатчан базарга чыгаруга комплекслы якын килү
  10. Омниканаль сатулар мисалы

Түгәрәк өстәлдә булачак спикерлар:

1. Верлова Татьяна Александровна – «Эпиньдо» ҖЧҖ компаниясе проектлары менеджеры

«Эпиньдо» ҖЧҖ – EPINDUO компаниясенең Россиядәге рәсми вәкиле – Кытай территориясендә ваклап сату кибетләре челтәрен һәм электрон сәүдә мәйданчыгын үз эченә алган Россия азык-төлек продуктларын сату буенча иң эре платформа.

2) Андрей Зыков – Active Trading GMBH компаниясе вәкиле

Active Trading GMBH компаниясе – ЕС базарына товарларны чыгару буенча махсуслашкан халыкара командасы булган алман компаниясе. Компания Россия экспорт үзәгенең экспорт сәүдә киңәшчесе булып тора

3. Слепнева Ирина Валентиновна – TradeProff компаниясенең халыкара проектлар бүлеге җитәкчесе

TradeProff компаниясе күп еллар дәвамында бизнесны төрле яклап алып бару, консалтинг, әйдәп баручы дөнья маркетплейсларында клиентларга хезмәт күрсәтү, чаралар оештыру, күргәзмәләр төзү һәм клиентлар продукциясен алга этәрү буенча хезмәт күрсәтә.

Семинарда катнашу экспортерларга үз коллегаларының тәҗрибәсе белән танышырга, үз проблемалары белән уртаклашырга һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының координаторы – рәиснең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм департаменты директоры – Николаев Артур Сергеевич.Тел:236-99-00, e-mail: org@tpprt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International