Татарстанда беренчеләрдән булып региональ инвестиция стандарты кертелде

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан, илнең 10 субъекты белән беррәттән, региональ инвестиция стандарты гамәлгә кертелә башлаган сынау төбәгенә әйләнде. Икътисадый үсеш министрлыгының методик күрсәтмәләре субъектларга инвестиция декларацияләрен, комитетлар һәм үсеш агентлыклары төзүгә керешергә мөмкинлек бирәчәк.

Икътисадый үсеш министрлыгы региональ инвестиция стандартының өч элементын әзерләү буенча методик тәкъдимнәр раслаган. Алар субъектлар һәм инвесторлар белән эшләүнең иң яхшы практикаларына нигезләнгән. Документны формалаштыру Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Андрей Белоусов  җитәкчелегендә барган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кичә булып узган утырышта Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) генераль директоры  Светлана Чупшева  һәм икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үзләренең чыгышларында регионнарда эшлекле климатка этәргеч бирү һәм аны үстерү инструменты буларак, инвестиция стандартын гамәлгә кертү темасын кузгаттылар.

Инвестицияләр өчен яңа стандарт РФ субъектларының инвестиция климаты торышының Илкүләм рейтингына керәчәк, дип билгеләнде. Стандарт регионнарда инвестиция картасын төзүне күздә тота, аның ярдәмендә бизнес инженер һәм транспорт инфраструктурасы, перспектив үсеш нокталары, тарифлар, төбәктә булган ярдәм чаралары турында бөтен мәгълүматны ала алачак.

Шулай ук оптималь клиент юлын булдыру өчен Икътисадый үсеш министрлыгы инвестиция декларацияләре, комитетлар һәм үсеш агентлыкларын бердәм тәртип буенча формалаштырырга тәкъдим итә.

Инвестиция декларациясендә төбәк җитәкчелеге йөкләмәләре бар. Аерым алганда, шартларны начарлатмау, бәхәсләрне оператив карау, инвесторга ярдәм итү чараларын күрсәтү шартларын тайпылышсыз үтәү. Шулай ук декларациядә социаль-икътисадый үсешнең озак сроклы планнары да язылачак.

Инвестиция үсеше агентлыклары инвесторларны җәлеп итеп, аларга консультацияләр бирәчәк, шулай ук проектлары буенча ярдәм итеп торачак.

Инвестиция комитетлары барлык мәсьәләләрне судка кадәр тәртиптә оператив хәл итү мәйданчыгы булачак. Беренче чиратта инвестиция декларациясе, инвестиция кагыйдәләре җыелмасы, субъект һәм инвестор йөкләмәләрен үтәү белән бәйле бәхәсләрне хәл итү өчен. Моннан тыш, комитетлар төбәк икътисады үсешен тоткарлаучы каршылыкларны киметү буенча бизнес тәкъдимнәрен караячак.

«Региональ инвестиция стандарты Федерация субъектлары дәрәҗәсендә бердәм кагыйдәләр бирә. Алар унификацияләнгән һәм аңлаешлы. Стандарт инвестицион эшчәнлек өлкәсендә 2012 елдан тупланган Стратегик инициативалар агентлыгының иң яхшы тәҗрибәләрен исәпкә ала. Яңа тәкъдимнәр Россия һәм чит ил инвесторының регионнарга булган юлын гадиләштерергә тиеш», — дип шәрехләде Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов.

Икътисадый үсеш министры Максим Решетников сүзләренә караганда, яңа стандарт төбәкләр арасында сәламәт конкуренцияне тәэмин итү өчен юнәлдерелгән, барлык субъектлар да инвестор булу өчен минималь таләпләргә туры килерлек булырлык тиеш.

«Тәкъдимнәрне үтәргәме-юкмы икәнлеген субъектлар мөстәкыйль хәл итәчәк, әмма региналь инвестиция стандартын гамәлгә кертү буенча расланган план инвестиция салымын тотып калынган очракта алынмый кала торган керемнәрне каплау өчен дотацияләр тәэмин итәчәк», — дип билгеләп үтте министр.

Икътисадый үсеш министрлыгында региональ инвестиция стандартын эшләүгә министрның беренче урынбасары Андрей Иванов җитәкчелек иткән. Аның сүзләренә караганда, региональ инвестиция стандартының тагын өч элементы ел ахырына кадәр кабул ителәчәк. Инвестиция картасына инфраструктура, ресурслар, тарифлар һәм конкрет территориягә ярдәм итү чаралары турында мәгълүматлар кертеләчәк. Инвестиция проектлары, аларны гамәлгә ашыру барышы һәм якларның бурычлары турында барлык мәгълүмат инвестпроектлар реестрында исәпкә алыначак.

Ел ахырында Министрлык инвестиция кагыйдәләре җыелмасын раслаячак. Анда инфраструктурага тоташуның оптималь алгоритмы язылачак. Беренче булып региональ инвестиция стандартын 11 сынау төбәгендә кертә башлаячаклар. Аннары аларның тәҗрибәсен башка субъектлар да алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International