ТР Икътисад министрлыгы делегациясе Минзәлә районы предприятиеләрендә булды

2021 елның 8 октябре, җомга

Икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге делегация Минзәлә муниципаль районының җитештерү, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм сәнәгать паркларында булды. Делегация әгъзалары оешма җитәкчеләре һәм белгечләре белән җитештерү үсешенең агымдагы проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышты, районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырды.  

Визит «Дәүләтов Нәсим Галимҗан улы» крестьян-фермер хуҗалыгыннан башланды, ул авыл хуҗалыгы культураларын үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә оешма республикада алдынгыларның берсе булып тора. Делегация машина-трактор паркын, бәрәңге һәм яшелчә саклау урыннарын карап чыкты. 

Аннары Икътисад министрлыгы вәкилләре Хуҗәмәт ремонт-механика заводын карады. Хуҗәмәт РМЗ 1949 елда оештырыла. Предприятиедә ПСМ  пневмосорт машиналары, бөртекне урып-җыюдан соң эшкәртү һәм саклау техникасының барлык төрләре җитештерелә, шулай ук ЗАВ һәм КЗС тибындагы комплексларны тулысынча реконструкцияләү һәм монтажлау эшләре алып барыла. 2020 елдан заводта халык куллана торган товарлар җитештерелә башлаган. Предприятиедә 120гә якын кеше эшли.

Делегация әгъзалары шулай ук «Камский Бекон» ҖЧҖ булдылар, анда ябык циклда 6000 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сөт-товар комплексы төзү планлаштырыла. Хезмәткәрләр саны 110 кеше булачак. «Камский Бекон» эре инвестпроект булып тора. 2021 елның 9 аенда инвестицияләрнең төп күләме 2,5 млрд.сум булган.

Тагын бер тукталыш «Промзона-Мензелинск» сәнәгать паркында булды, анда 5 резидент эшли. Паркның гомуми мәйданы – 3 гектардан артык, ә резидентлар биләгән мәйдан – 1,3 га. Сәнәгать паркында пластик карават-машиналар, корпуслы җиһазлар һәм текстиль продукция җитештерелә. Предприятиедә 72 кеше эшли, ә 2020 елда табыш 217,3 млн.сум тәшкил иткән.

Сәфәр ахырында министр урынбасары «Изыскатель» сәнәгать паркын карады. Биредә минераллы су җитештерү, ресторан эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 9 резидент эшли, шулай ук азык-төлек продуктларын китерү һәм минераллы, эчә торган су, хәмер булмаган эчемлекләр ташу буенча хезмәтләр күрсәтелә. Сәнәгатьтә 75 эш урыны булдырылган, 2020 елда керем 165,4 млн.сум тәшкил иткән.

Җитештерү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен карап чыкканнан соң, икътисад министры урынбасары оешма җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекнең эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда эшкуарларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган оешмалар – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган бизнес өчен ярдәм чаралары турында сөйләделәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International