Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларны 2021 елда төбәк товарлары, эшләре һәм хезмәт күрсәтүләре базарларында конкурентлы мохит торышы һәм үсеше турында сораштыруда катнашырга чакыра.
Сораштыру конкурентлы мохитнең торышын бәяләргә һәм төбәк товарлары һәм хезмәтләр күрсәтү базарларында булган административ киртәләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.
Сораштыруда катнашырга һәм анкетаны түбәндәге сылтама буенча тутырырга мөмкин:
https://panel.simpleforms.ru/a848r992KEmyEOCRMWWidw
Сораштыру нәтиҗәләре аноним һәм гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланылачак. Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре буенча иң проблемалы базарлар сайлап алыначак һәм конкуренция үсешенә ярдәм итү чаралары исемлеге эшләнәчәк.
Белешмә өчен:
Сораштырулар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 17.04.2019 ел, № 768-р күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартының 38 пунктын үтәү йөзеннән үткәрелә.