2021 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды, аның кысаларында Татарстан Республикасы икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту мәсьәләләре каралды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО генераль директоры Светлана Чупшева һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында узды.
СИА генераль директоры Светлана Чупшева Татарстан Республикасының РФ субъектларының инвестицияя җәлеп итүчәнлегенең илкүләм рейтингында ирешкән нәтиҗәләре һәм быел аның методологиясен камилләштерү турында сөйләде. Инде 7 ел дәвамында рейтингка нәтиҗә ясала. Ул рейтингның дүрт төп юнәлешен искә төшерде: җайга салына торган мохит, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм.
СИА җитәкчесе Татарстанның инвестиция климатын яхшырту, кече бизнеска ярдәм итү инструментлары, иң яхшы тәҗрибәләрне һәм чишелешләрне бирде, дип өстәде.
Татарстан Республикасы икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Үз нотыгында министр республика тарафыннан инвестиция климатын һәм Татарстанда бизнес алып бару һәм инвестицион проектларын гамәлгә ашыру өчен булдырылган шартларны яхшырту өчен башкарылган эшләргә игътибар итте.
Шулай ук икътисад министры билгеләп үткәнчә, ил үсешенең илкүләм максатлары кысаларында төп капиталга инвестицияләр үсешенең сыйфатлы темпын тәэмин итү өчен инвестиция климатын яхшырту һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим.
Икътисад министрлыгы башлыгы рейтинг күрсәткечләренә җентекләп тукталды, анда эшкуарларны һәм эшлекле бергәлекләрне бәяләү эш механизмнарын яңадан карау кирәклеге турында сөйли.
Аерым алганда, төзелешкә рөхсәт бирү, электр челтәрләренә тоташтыру, эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү һәм милек хокукын теркәү, җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую һәм территориаль планлаштыру сыйфаты кебек күрсәткечләргә басым ясалды.
«Инвестиция климатын яхшырту рәвешендә кулланыла торган илкүләм рейтинг булган резервларны ачыкларга мөмкинлек бирә, эшкуарлык җәмәгатьчелегеннән кире элемтә алу коралы булып тора, эш механизмнарын сыйфатлы итеп яңадан карауны таләп итә торган юнәлешләрне билгели», – дип билгеләп үтте икътисад министры.
Мидхәт Шаһиәхмәтов йомгак ясап, җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан эшлекле климатны яхшырту өчен алып барыла торган эш Татарстанда инвестпроектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар булдыруга юнәлдерелгән, дип ассызыклады.
Моның өчен, министр сүзләренчә, кыска вакыт эчендә социаль әһәмияткә ия булган хезмәтләр күрсәтүне электрон рәвешкә күчерергә кирәк.
Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов иң яхшы идарә практикаларын һәм башка төбәкләрнең иң нәтиҗәле инструментларын өйрәнү һәм гамәлгә кертү кирәклеген дә билгеләп үтте.
«Юл карталары чараларын вакытында гамәлгә ашыруны тәэмин итү, кирәк булганда, бизнестан үз вакытында кире элемтә нигезендә аларга төзәтмәләр кертү, хезмәтләр күрсәтүне онлайн форматка күчерүне тәэмин итү, иң яхшы практикаларны кертү мөһим. Әлеге системалы эш Татарстанга бизнес үсешендә һәм инвестицияләр җәлеп итүдә лидер булырга мөмкинлек бирә», – дип өстәде икътисад министры.
СИА башлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча икенче рейтинг эшләнгән – бу федерация субъектларында тормыш сыйфаты рейтингы, ул Илкүләм рейтингка өстәмә булачак. Анда медицина, социаль яклау, мәгариф, торак, дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм сервислар, үз эшеңне ачу мөмкинлеге һ.б. күрсәткечләр исәпкә алыначак. Беренче тапкыр аны бу елның ноябрендә тәкъдим итәчәкләр.
Татарстан Президенты белдергәнчә, Татарстан инвестиция климатын яхшырту эшендә илдә булган иң яхшы тәҗрибәләргә йөз тотачак. Ул ассызыклаганча, инвестиция климатын яхшырту мәсьәләсендә цифрлы технологияләрне куллану, иң яхшы тәҗрибәләрне, шул исәптән Мәскәүдән дә алу мөһим.
«Бизнес – ул күчмә кошлар кебек, яхшы булган, шартлар тудырылган җиргә килә. Шуңа күрә эшләрбез һәм шартлар тудыру уңышлы булыр дип өметләнәбез», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов артта калган юнәлешләр буенча күрсәткечләрне яхшыртырга, шул исәптән Татарстанда төзелешкә рөхсәт алу вакытын кыскартырга кушты. Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, Татарстан республикада эшләп килүче эшкуарлар өчен дә, киләчәктә Татарстанда бизнес алып барырга ниятләүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырачак.
ТР Хөкүмәте утырышында кабул ителгән барлык карарлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән йөкләмәләр рәвешендә расланачак.