Илкүләм проект кысаларында Татарстан үзмәшгульләре өчен кондитер сәнгате буенча мастер-класс үткәреләчәк

2021 елның 8 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Минем бизнес» төбәк үзәге кондитер сәнгате белән шөгыльләнүче Татарстан үзмәшгульләрен кондитер эше буенча мастер-класста катнашырга чакыра. 

Кулинария буенча мастер-класс 14 октябрьдә узачак. Аның төп темасы кызыклы формада эксклюзив десертлар әзерләү булачак. Мастер-классны кондитер студиясенә нигез салучы Мария Петрова, шеф-кондитер, кондитер сәнгате укытучысы Мария Мадлен, кондитер курсларын оештыручы Мария Мадлен үткәрәчәк.

«Мастер-классларда алган белемнәрен кулланып, үзмәшгульләрнең үз эшчәнлекләрен яңа дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеге барлыкка килә. ТР Икътисад министрлыгы, үз чиратында, аларга финанс ярдәме дә күрсәтергә әзер: бу, әйтик, түбән ставкалы ташламалы микрозаймнар, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыру һәм маркетплейсларга чыгару. Мондый чаралар нәкъ менә кондитерлар өчен актуаль булып тора, чөнки ул – үз товарларын таныту һәм рекламалау өчен яхшы канал. Төрле ярдәм чараларына гаризаларны КФҮ аша яки ТР Сәнәгатькә ярдәм фондының төбәк вәкилләре аша бирергә мөмкин», – дип сөйләде «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.

Мастер-класста катнашу өчен үзмәшгуль булырга һәм әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1747388/.

Теркәлгәннән соң, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, әлеге чарада катнашуны раслау өчен, һәр теркәлгән кеше белән элемтәгә керәчәк.

Үзмәшгульләр өчен мастер-класслар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, ул бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра. Бүгенге көнгә Татарстанда 149,8 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Мондый нәтиҗәгә ирешү дәүләт ярдәме чаралары комплексы, шулай ук бизнес өчен уңай шартлар тудыру өчен республиканың актив эше аркасында мөмкин булган.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында үзмәшгульләр өчен видеомонтаж ясау буенча укулар да планлаштырылган. Барлык актуаль чаралар ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында «Чаралар» бүлегендә урнаштырылган. Вакыйгалар турында алхәбәрләр әлеге сылтама буенча: https://fpprt.ru/meropriyatiya/.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International