Быелның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында муниципаль районнар белән киңәшмә узды, анда республиканың 2022-2024 елларга социаль-икътисадый үсешен фаразлау проекты һәм 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турында фикер алыштылар.
Киңәшмә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтыновкатнашында видеоконференцэлемтә режимында узды, анда парламент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин 2022-2024 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш тенденцияләре һәм төп фараз параметрлары белән таныштырды
Фаразланган күрсәткечләрне эшләү өчен нигезенә тармак министрлыкларының, әйдәп баручы предприятиеләрнең күрсәткечләре һәм муниципаль берәмлекләрнең үсеш фаразлары алынган.
2021 елда тулай төбәк продуктының күләме, бәяләүләр буенча, 103,8% динамикасы белән, 2 907,8 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2022-2024 елларда икътисад үсеше 103,1-103,6% булыр дип фаразлана.
2021 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерү индексы 105,4% дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Төяп җибәрелгән продукция күләме якынча 3 371,6 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2022-2024 елларда сәнәгый җитештерүнең чагыштырма бәяләрдәге үсеше 103,4-104,0% дип фаразлана.
Авыл хуҗалыгында быел, начар һава шартлары аркасында, продукция күләме 225,5 млрд. сум дәрәҗәсендә көтелә (2020 елга карата чагыштырма бәяләрдә 81,7%), 2024 елга, фараз нигезендә, 288,5 млрд.сумга кадәр артачак.
Республиканың төзелеш комплексында фаразланган чорда подряд эшләре күләме 101-101,5% дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Фараз буенча 2022 елдан 2024 елга кадәр 8,5 млн.кв.метрдан артык торак файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Кулланучылар базарында ваклап сату әйләнешенең яңадан торгызылуы күзәтелә. Быелгы ел нәтиҗәләре буенча, бәяләүләр буенча, ваклап сату әйләнеше 105,8% тәшкил итәчәк. 2022-2024 елларда 102,4-102,5% дәрәҗәсендәге уңай тенденцияне саклап калу фаразлана.
Хезмәт базарындагы хәл тотрыклылана. Фаразларга караганда, уртача вакытлы чорда икътисадый актив халыкның гомуми исәбендә эшсезләр өлеше якынча 0,6% тәшкил итәчәк.
2022-2024 елларда реаль хезмәт хакы 102,7-102,9% дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана.
2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турында доклад белән Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.