Туры эфирда үзмәшгульләр өчен субсидияләр турында сөйләделәр

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы социаль челтәрләрдә үзмәшгульләр өчен субсидияләргә багышланган турыдан-туры эфир үткәрде. Instagram мәйданчыгында онлайн-трансляция 11 октябрьдә узды. 

Турыдан-туры эфир вакытында катнашучылар үзмәшгульләр өчен субсидияләрне ничек алырга һәм файдаланырга, кая мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар тапшырырга һәм аларны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә кирәклеген белделәр. Эксперт сыйфатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм конкуренцияне үстерү департаментының финанс ярдәме күрсәтү чаралары секторы мөдире Искәндәр Минһаҗев чыгыш ясады. Чарада шулай ук «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» коммерциясез автоном оешмасы җитәкчесе Лиана Пахарева да катнашты.

Трансляция язмасын Instagram челтәрендә ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтында әлеге сылтама буенча карарга мөмкин:  https://www.instagram.com/tv/CU40VagD75S/?utm_medium=copy_link

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International