Үзмәшгульләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан финанс ярдәме ала алалар

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр, үзмәшгульлек режимын популярлаштыру, финанс белемнәре дәрәҗәсен, эшкуарлык активлыгын арттыру һәм төбәктәге үзмәшгуль гражданнарны Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар тапшыруга әзерләү максатында, төбәк территориясендә «Фабрика. Үзмәшгульләр» программасы гамәлгә ашырылган иде.

Татарстан Республикасында аны оештыручы булып «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды катнашты.

«Фабрика. Үзмәшгульләр» – бизнесның төрле өлкәләрендәге тәҗрибәле экспертлар һәм практик-эшкуарлар катнашында 12 дәрестән торган 3 атналык түләүсез онлайн-программа. Укучылар базарны анализлады, статистика мәгълүматлары белән эшләргә өйрәнде, бизнес алып баруның финанс һәм юридик үзенчәлекләрен, шулай ук бизнес-планны эшләү принципларын өйрәнде.

Укыту онлайн форматында узды, YouTube платформасында туры эфирда спикерга сораулар бирү, шулай ук материалны өйрәнү һәм кабатлау мөмкинлеге булган иде.

Программада катнашу өчен 2 297 гариза бирелде, шуларның 1136 укуны тәмамлады. 700 катнашучы барлык биремнәрне уңышлы үтәде, укуларын тәмамлау турында таныклык алды һәм «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ адресына субсидияләр алу өчен гариза бирә ала. Субсидия аша бизнеска ярдәм итү өчен укуны тәмамлаучылар арасыннан кандидатлардан документлар кабул итү һәм рәсмиләштерү 11 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр бара.

«Фабрика. Үзмәшгульләр» белем программасы аудиториясен анализлау нәтиҗәсендә микроэшкуарлык вәкилләре арасында иң күбесе 30-39 яшьлекләр (46,6%), иң азы – 60 яшькәчә булган кешеләр (0,6%). Катнашучыларның иң күп өлеше Казаннан (59,5%), икенче урында –  Чаллы – 10%, өченчедә – Әлмәт (4,8%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International