Россия Федерациясе Финанс министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең яңа механизмын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә – компанияләр программа тәэминатын җитештерүчеләргә лицензия бәясенең 50% компенсацияләү хисабына ике тапкыр арзанрак сатып ала алачак.
Ярдәм чарасы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында Мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Хәзерге вакытта ярдәм күрсәтү максатларында хокук ияләрен һәм программа тәэминатын сайлап алу эше алып барыла, беренче җиңүчеләр игълан ителгән. Кече һәм урта бизнес ташламалы бәядән ала алган программа тзэминаты турында Россиянең мәгълүмат технологияләрен үстерү фондының рәсми сайтында белергә мөмкин.
«Яңа ярдәм чарасы цифрлаштыру, илебездә ясалган, интернет киңлекләренә бәйле чишелешләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә кече һәм урта компанияләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Мәсәлән, бизнес-процессларны (ERP) автоматлаштыручы софт, клиентлар белән хезмәттәшлек итү (CRM) турында сүз бара. Идеясе гади: кирәкле программа продуктлары КУЭ өчен ике тапкыр арзанрак булачак (бәядәге аерма проектны эшләүчеләргә бюджет хисабына Министрлык тарафыннан компенсацияләнә). Эшкуарның үзеннән өстәмә берни дә таләп ителмәячәк, бернинди форма да тутырырга кирәкми, бернинди хисап та булмаячак, бердәнбер шарт – Федераль салым хезмәте алып бара торган КУЭ реестрында (ofd.nalog.ru) булу. Әлеге ярдәм чарасын гамәлгә ашыру өчен 2024 ел ахырына кадәр 7 млрд. сум бүлеп бирелгән», – дип сөйләде Россия финанс министры урынбасары Максим Паршин.
«Ярдәм итү чарасы меңләгән эшкуарга сыйфатлы Россия программа тәэминатын легаль рәвештә кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Без компанияләргә интернет киңлекләрендә түбән бәяле программа тәэминаты буенча 400 меңнән артык лицензия тәкъдим итә алабыз. Бу компанияләрне үзебезнең ИТ-продуктларга күчүгә этәргеч ясап, цифрлы трансформация ярдәмендә аларның бизнесларын киңәйтә һәм арттыра алачак», – дип билгеләп үтте Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды генераль директоры Александр Павлов.