ТР Икътисад министрлыгы бизнестан 1% белән 1 млн. сумга кадәр ташламалы финанслауга гаризалар кабул итә

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Федераль программалар шартларын һәм аларның бизнесның зыян күргән категорияләренә адреслы юнәлешен исәпкә алып, республика җитәкчелеге тарафыннан, шул исәптән колачланмаган өлкәләргә дә, ярдәм итү турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кыска вакыт эчендә әлеге категорияләр өчен, шулай ук республика чикләүләренә эләккән һәм федераль ярдәм программаларына кермәгән КУЭ субъектлары өчен дә, «Бер процентлы» микрозайм продуктын эшләде.

Татарстан Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 1%лы микрозайм рәвешендә финанс ярдәме күрсәтәчәк, ул 2020 ел – пандемия елында мондый ярдәмгә ихтыяҗ зур булуын күрсәтте. Финанс ярдәменә гаризалар 1 ноябрьдән башлап кабул ителә.

Микрозайм суммасы 2 елга кадәр 300 меңнән 1 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. Микрозайм 2021 елның 1 октябренә хезмәткәрләр санын кимендә 90% дәрәҗәсендә саклап калу шарты белән елына 1% белән бирелә. Кредит бирү механизмы, шулай ук, кредит буенча төп бурычны 6 айга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеген дә күздә тота.

Эшкуарларның куркынычсызлыгы һәм яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау өчен, ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән ФАСТРЕК.РФ порталы ярдәмендә микрозайм алу мөмкинлегеннән файдалану мөмкинлеге гадиләштерелде. Портал аша, 1 ноябрьдән башлап, 1 процентлы ташламалы микрозайм алу өчен гариза рәсмиләштерергә мөмкин. Барлык ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен эшкуарлар 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International