Чистай ел ахырына кадәр иң яхшы муниципаль практика буларак 50 млн.сум күләмендә грант алачак

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

«Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр билгеләнгән. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Чистай шәһәре муниципаль берәмлек халкы белән нәтиҗәле «кире элемтә» номинациясендә беренче урын алган. Акчалата грантны ул ел ахырына кадәр ала алачак.

«Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия конкурсы шәһәр һәм муниципаль районнар, шулай ук авыл җирлекләре арасында 2017 елдан бирле үткәрелә. 2021 елда конкурсның приз фонды 1 млрд.сум тәшкил итә. Татарстан, гамәлгә куелганнан бирле, иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр конкурсында катнаша. ТР Икътисад министрлыгы конкурска заявкалар әзерләүдә ярдәм итте.

Чистай районы Башкарма комитеты сүзләренә караганда, конкурста социаль челтәрләр аша халык белән актив эш алып бару нәтиҗәсендә җиңеп чыкканнар. Район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе социаль челтәрләрдә теркәлеп, халыкны борчыган сорауларга актив җавап бирәләр. Моннан тыш, шәһәрдә халык белән аралашуның башка механизмнары да: гражданнарны кабул итү, «Халык контроле» һәм «Инцидент-менеджмент» системасы уңышлы эшләп килә Муниципаль район халкы стратегик сессияләрдә, гражданнар җыеннарында, җыелышларда, конференцияләрдә, сораштыруларда актив катнаша.

«Быел конкурс гаризасының җиңүе, һичшиксез, район территориясендә муниципаль практикаларны алга таба камилләштерү һәм үстерү өчен этәргеч булачак. Чистай районында җитәкчелек халык белән актив эшли. ТҖҮ шәһәр тормышында үз инициативаларын актив күрсәтә, грантларда катнаша. Шулай итеп, 2017 елдан алар 6,4 млн. сумнан артык акча отты, алар микрорайонны төзекләндерүгә тотылган иде», – дип шәрехләде Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, конкурста җиңүчеләр ел ахырына кадәр акчалата грантлар алачак, бүләкләү 10 декабрьдә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе съездында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International