Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан эшкуарлары өчен яңа финанс мөмкинлекләре турында сөйләде

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Бүген Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов коронавирус йогышы белән авыручылар саны арткан шартларда КУЭ һәм СЮКО субъектларына ярдәм чаралары турында доклад белән чыгыш ясады. 

Үз чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларына җентекләп тукталды. Болар бер МРОТ күләмендә грантлар һәм ФОТ 3.0 программасын яңартып җибәрү, алар КУЭ субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга (СЮКО) ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

Хәзерге вакытта Татарстан эшкуарларыннан МРОТ (12 792 сум) күләмендә грант алу өчен 2858 гариза алынган. Республикада 25,4 мең бизнесмен исәпләнә, алар Россиядә эшләми торган көннәр кертелүгә бәйле рәвештә грантлар алуга дәгъва итә ала. 

«Без җәмәгать туклануы, кунакханә бизнесы, фитнес-үзәкләр, транспорт оешмалары өлкәсендәге КУЭдан  күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Бу ОКВЭДлар әлеге грантларга дәгъва итә ала торган тармаклар исемлегенә керә», – дип билгеләп үтте министр.

Программа буенча РФ Хөкүмәте грантларны түләү өчен 38 млрд. сумакча бүлеп биргән, әлеге программада зыян күргән тармаклардан 21 төр эшчәнлек буенча эшкуарлар катнаша ала. Эшкуарлар Федераль салым хезмәте сайтында ИНН буенча грант алу мөмкинлеген мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала. Грант алу өчен 15 декабрьгә кадәр Федераль салым хезмәтенә гариза бирергә кирәк.

Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук эшкуарларга ярдәм итү өчен «ФОТ 3.0» ташламалы кредит программасының каралган булуы турында да хәбәр итте. Хәзерге вакытта 2,27 млрд. сумлык 656 гариза кергән. 3 ноябрьгә 146 млн. сумлык 17 кредит бирелгән.

Ул искәртеп узганча, кредит суммасы һәр хезмәткәргә 1 МРОТ (12 мең 792 сум) дип исәпләнелә, ул 12 айга тапкырлана. Ташламалы кредитлар хезмәткәрләр санын кимендә 90 процент дәрәҗәсендә саклап калу шарты белән бирелә. Займны 1,5 елга алырга була, беренче ярты елда берни дә – процентны да, төп бурычны да түләмәскә мөмкин, аннан соң исә 12 ай дәвамында 3% займ буларак түләп барырга була. 

ФОТ 3.0 программасы буенча республиканың 8,6 мең предприятиесе һәм оешмасы ярдәм алачак. 

ФОТ 3.0 ташламалы кредитын гамәлгә ашыру өчен 22 млрд. сум бүлеп бирелгән. Программага эшчәнлекнең 17 төре керә. Гаризалар Татарстандагы 15 банкта кабул ителә. Кредит алу өчен гаризалар быелның 30 декабренә кадәр кабул ителә.

«Муниципаль берәмлекләргә барлык потенциаль катнашучылар белән «ФОТ 3.0» программасында катнашу мөмкинлеге буенча эшләргә һәм аларга ярдәм чараларының барлык этапларында да ярдәм күрсәтергә кирәк», – диде министр.

Ул искәртеп узганча, Россия Банкы кредиторларга кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, шулай ук үзмәшгульләргә элек бирелгән кредитларны һәм микрозаймнарны реструктурлаштыру турында тәкъдим итте. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча кыска вакыт эчендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан бизнесның федераль ярдәм белән тәэмин ителмәгән категориясе өчен «Бер процентлы микрозайм» республика ярдәм чарасы эшләнде. Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. 

«Ярдәм чараларыннан, нигездә, сәүдә предприятиеләре файдалана ала, алар буенча без күпчелек мөрәҗәгатьләрне теркәп барабыз, шулай ук ялланган хезмәткәрләре булмаган, ФОТ 3.0 ала алмый торган шәхси эшкуарлар файдалана ала», – дип хәбәр итте министр. 

Шулай ук эшкуарлар өчен Гарантия фондының «Ярдәм 2021» программасы буенча поручительлекләре дә бар.

КУЭның барлык субъектлары һәм республиканың үзмәшгуль гражданнары өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын, шул исәптән поручительстволар, микрозаймнар, сәнәгать парклары өчен займнар, маркетплейсларга чыгу буенча комплекслы хезмәтләр, продукцияне алга этәрү, бухгалтерия алып бару, укыту семинарлары һ.б. төрле ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Барлык сораулар буенча 524-90-90 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Безнең уртак бурычыбызны тагын бер кат искә төшерәм, ярдәм итүнең барлык чараларына да дәгъва итә ала торган республика предприятиеләре һәм оешмалары максималь рәвештә алардан файдалана алсын иде. Тиешле эш тотрыклы икътисадый үсешне, башкарма хакимият органнарының, салым хезмәтенең, кредит оешмаларының, бизнес-бергәлекләрнең һәм муниципаль берәмлекләрнең уртак эшчәнлеген тәэмин итү буенча эш төркеме кысаларында дәвам итәчәк», – дип ассызыклады министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International