Республика маркетинг үзәгендә Татарстан тәэмин итүчеләре 91 млрд сум табыш алган

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Быелның 10 аенда Республика маркетинг үзәге ресурсларында Татарстан тәэмин итүчеләренең табышы 91 млрд сум тәшкил иткән, фаразлар буенча, ел ахырына ул 100 млрд сумны арттырып җибәрәчәк.

2021 елның 10 аенда Республика маркетинг үзәге ресурсларында 3,9 меңнән артык товар белән тәэмин итүче 91 млрд. сум күләмендә табыш алган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 млрд.сумга диярлек күбрәк (81,5 млрд. сум).

Республика маркетинг үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы буенча Дәүләт заказы агентлыгының сәүдә-мәгълүмат ресурслары базасында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указын үтәү йөзеннән оештырылган. Үзәк эчке ихтыяҗны стимуллаштыруга юнәлдерелгән инструмент булып тора. Республика маркетинг үзәгенең функционалы Татарстан эшкуарлары продукциясен даими сатып торуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ул, шулай ук, ныклап торып аякка баскан партнерлар белән тигез шартларда сатып алуларга юл куеп, эшкуарларның мөмкин кадәр күбрәк керемен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган конкурентлы мохит үсешенә дә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы ресурс төбәк эчендә җитештерелә торган продукцияне алга этәрү системасын оештыру проектының бер өлеше буларак эшли башлады. Концепция нигезендә, Татарстандагы җирле җитештерүчеләрне продукцияне республикадан читтә җитештерә торган буш инвестиция урыннарына күчерү мөмкинлеге булдырылырга тиеш. 

Саба, Актаныш районнары, Казан шәһәре, Минзәлә һәм Тукай районнары РМҮ ресурсларында тәэминатчылар тарафыннан алынган табыш буенча иң яхшы күрсәткечләрне күрсәтә.

ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, система администраторы функцияләрен башкаручы Дәүләт заказы агентлыгы белән берлектә, мәйданчыкта заказлар урнаштыручы заказчыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү эшен оештырды. 

Һәр пәнҗешәмбе көнне РМҮдә эшләү принциплары буенча бушлай укыту вебинарлары үткәрелә. Әлеге чарага түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://events.webinar.ru/agzrt/rmcrt2. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International