2021 елның 15 ноябреннән 10 декабренә кадәр Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына булышлык күрсәтү һәм аларны үстерүгә ярдәм итү максатында «Бизнес-алга җибәрү» проекты старт ала. Проектта катнашучыларга бизнес-процессларга аудит, белем бирү программасын оештыру һәм үткәрү, чит профильле экспертларны җәлеп итеп консультация хезмәтләре һәм бизнес өчен инструментлар бирү кебек комплекслы хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Программаның беренче этабында эшкуарлар, табыш дәрәҗәсен һәм эшчәнлек төрен исәпкә алып, формалаштырылган мини-төркемнәр буенча бүленәчәк. Һәр төркем өчен һөнәри мәсьәләләр буенча фикер алышуга мастермайнд – профессиональ мәсьәләләр турында фикер алышу өчен төркем форматы планлаштырылган, анда аудитор катнашучыларның проектларын тикшерәчәк һәм үсеш зоналарын ачыклаячак, шулай ук бизнесны коррекцияләү өчен индивидуаль инструментлар пакеты да формалаштырачак. Аудит компания функционалын тәэмин итә торган элементар бизнес процессларын, ә атап әйткәндә нәкъ сатуларны, җитештерүне һәм команданы анализлауны үз эченә алачак. Һәр катнашучыга компаниядәге хәлне яхшырту буенча бәяләмә һәм тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Киңәшләрне гамәлгә кертү чит профильле экспертлардан индивидуаль консультацияләр, шулай ук бизнесны үстерү өчен инструментлар эшләү һәм гамәлгә кертү – сату бүлеге, маркетинг бүлеге төзү, 1С кертү һ.б. белән бергә алып барыла.
Өстәмә рәвештә бер ай дәвамында чарада катнашучылар 7 модульле интенсивта да белем ала алачак, әлеге чара түбәндәге темаларны колачлый: «Кризис шартларында эшкуарлык», «Ресурсларга аудит», «Unit-икътисад», «HADI-цикл», «Сатулар», «Команда һәм персонал белән идарә итү», «Колачлау һәм Инвестицияләр».
Укыту «Минем бизнес» онлайн-платформасында узачак һәм профильле тема буенча спикер-экспертлар белән вебинарлар һәм алынган белемнәрне гамәлдә куллануга юнәлдерелгән өй эшләрен үтәүдән гыйбарәт булачак. Белем алуны тәмамлаучыларга уку узу турында тиешле үрнәктәге документ бирелә.
Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК ярдәме белән бушлай гамәлгә ашырыла.
Теркәлү өчен әлеге сылтама буенча кереп була: http://bizaudit16.ru/
Барлык сораулар буенча: 8 (900) 325-33-51 – Артур Шустов – программа кураторы.