Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыру технологик производстволарны урнаштыру өчен яңа мәйданнар булдырырга мөмкинлек бирә

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 350дән артык резидент исәпләнә торган өч сәнәгать паркы объектлары төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Шуларның берсе –«Химград» технополисының яңа мәйданчыкларында инновацияле полимер продукция җитештерелә.

Сәнәгать паркларын ачу – икътисадны үстерү резервы, ул инновацион һәм технологик производстволар, яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеген бирә. Шундый производстволарның берсе – Татарстанның инновацион полимер компаундлар җитештерүче «ВР-Пласт» компаниясе. Продукция җитештерү «Химград» технополисының илкүләм проект буенча төзелгән яңа мәйданчыкларында башкарыла, анда барлык кирәкле инженерлык коммуникацияләре – җылылык, электр, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары ясалган инде. Технополис территориясендә куллануга әзер кирәкле инфраструктура булдырылган. ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән җитештерүче продукцияне Europages халыкара электрон сәүдә мәйданчыгында урнаштырган. Якын киләчәктә компания халыкара базарда үз эшчәнлеген киңәйтергә планлаштыра, шул исәптән продукцияне электрон платформа аша сату хисабына да. Шулай ук, Икътисад министрлыгы ярдәме белән компания инновацияләргә ярдәм итү фондыннан грант алган, алынган сумма җитештерү куәтләрен арттыруга тотылган.

Компания 2000 артык төрдә продукция җитештерә – пластик, алюминий, агач профильләр өчен тыгызлагычлар, резин шланглар, аяк киеме, автомобиль сәнәгате, медицина, көнкүреш әйберләре, уттан саклый торган чаралар һ.б.

КУЭ ярдәме буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән Химградның яңа биналарында 59 компания урнашкан, анда 903 кеше эшли. Мәйданнар 99% дәрәҗәсендә тулган. Гомумән алганда, технополис территориясендә 333 резидент-компания үз бизнесларын үстерә. Бу компанияләр инфраструктур ярдәмнән файдалана, әлеге эш, шул исәптән, 2,4 млрд.сум күләмендә дәүләт инвестицияләре ярдәмендә мөмкин булган.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, бер сәнәгать паркы ярдәмендә бер үк вакытта берничә җитештерү компаниясенә ярдәм күрсәтелә. Бу максатларга федераль бюджеттан 793 млн сум бүлеп бирелгән. Әлеге паркларның гомуми мәйданы 207,25 га тәшкил итә. 

«Җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен сәнәгать парклары Татарстан Республикасының һәр районында диярлек эшли, аларның гомуми мәйданы 2000 гектардан артып китә, алар территориясендә 1500 дән артык резидент-компания эшчәнлек алып бара, алар тарафыннан 40 меңгә якын эш урыны булдырылган. Татарстанда, төп җитештерү процессыннан аерылмыйча гына, коммуникацияләргә тоташу вакытын экономияләү максатында, эшкуарларга инфраструктур ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә», – дип өстәде Рөстәм Сибгатуллин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International