ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре дип танылды

2021 елның 13 ноябре, шимбә

Бүген Хөкүмәт Йортында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре дә бар.

«Дәүләт граждан хезмәтендә Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак рус һәм татар телләрен нәтиҗәле куллану» номинациясендә Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаментының конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Галимов җиңү яулады. 

«Тармакара идарә» номинациясендә дәүләт идарәсен камилләштерү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева җиңүче булды. 

Хезмәттәшләребезне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International