1% лы микрозаем пандемия чикләүләре чорында Чаллы эшкуарына үз эшен үстерүдә ярдәм иткән

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Чаллы эшкуары Фуженкова Светлана быел ТР Икътисад министрлыгыннан «бер процентлы» микрозайм алды. Эшкуар ташламалы шартларда микрозаем рәсмиләштерде һәм алынган акчаларны үз эшен – балалар аяк киеме кибетен үстерүгә юнәлдерергә планлаштыра.

Чаллыда «Обувь-детям» кибетен Светлана узган пандемия елында ачкан, ул вакытта өлкәннәр һәм балалар өчен аяк киеме сату буенча франчайзинг челтәре ябылган, ә шәхси эшкуар аның белән килешү төзегән булган. Ул чакта ук Светлана бизнесын сәүдә үзәгеннән аерым бинага күчерә һәм бары тик балалар аяк киеме сату белән генә шөгыльләнергә карар итә.

1 процентлы ташламалы микрозаемны Светлана кибет ассортиментын тулыландыруга – кышкы чорга балалар аяк киеме сатып алуга юнәлдерергә планлаштыра. Микрозаемны онлайн, ФАСТТРЕК.РФ порталы аша рәсмиләштергән. Эшкуар сүзләренә караганда, заявка биргән мизгелдән микрозаем бирелүгә кадәр нибары берничә көн вакыт узган: «Микрозаем турында мин ачык чыганаклардан белдем, 3 ноябрьдә һәм бәйрәмнәрдән соң ук онлайн заявка биргән идем, 10 ноябрьдә инде акча алдым».

Исегезгә төшерәбез, «бер процентлы» микрозаем узган ел бизнеста ихтыяҗ зур булуын күрсәтте. Пандемия чорында барлыкка килгән яңа чикләүләр аркасында һәм республика эшкуарларыннан һәм эксперт җәмәгатьчелегеннән алынган кире бәйләнешне исәпкә алып, Икътисад министрлыгы ташламалы кредит бирү программасын 1 ноябрьдән башлап озайтырга дигән карар кабул итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, федераль ярдәм чаралары шартлары буенча алар адреслы юнәлештә генә, эшкуарларның зыян күргән категорияләренә генә бирелә, ә республика дәрәҗәсендә федераль чаралар белән тәэмин ителмәгән һәм сәүдәне үз эченә алган, республика чикләүләренә эләккән өлкәләргә ярдәм итү турында карар кабул ителде.

 «Бер процентлы» микрозаемны сәүдә өлкәсе, ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаган һәм кунакханә бизнесы, күңел ачу, ял, спорт өлкәсендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарлар, шулай ук 2020 елның мартыннан июленә кадәр теркәлгән кече һәм урта бизнес вәкилләре алырга мөмкин. Эшчәнлекнең тулы исемлеге белән монда танышырга мөмкин.

Микрозаем 2 елга кадәр 1 млн. сумга кадәр бирелә. Микрозаем 2021 елның 1 октябренә хезмәткәрләр санын кимендә 90% дәрәҗәсендә саклап калу шарты белән елына 1% белән бирелә. Кредит бирү механизмы, шулай ук, кредит буенча төп бурычны 6 айга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеген дә күздә тота.

Гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондында кабул ителә, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, 1 нче кат. Микрозаем өчен гаризаны онлайн рәвештә, ФАСТТРЕК.РФ порталында рәсмиләштерергә мөмкин.

8 (843) 524-90-90 телефоны аша бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы республикада гамәлдә булган барлык чаралар буенча да консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International