Татарстан эшкуарларына бер процентлы микрозаймны ничек алырга?

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы чикләү чаралары гамәлдә булган шартларда Татарстан эшкуарлары өчен еллык 1% белән микрозаем ярдәм чарасын әзерләде. Гаризаны 1 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр Эшкуарлыкка ярдәм фондында бирергә мөмкин.

Ковидка каршы чикләүләргә эләгеп, бизнесы тукталган һәм федераль ярдәм чараларыннан файдалана алмый торган эшкуарлар әлеге финанс ярдәменә исәп тота ала. Заем суммасы 1 млн.сумга кадәр тәшкил итәчәк һәм 2 елга кадәр срок белән эшкуарлык эшчәнлегенә бәйле теләсә нинди нигезләнгән максатларга бирелергә мөмкин. Ташламалы ставка эш урыннары санын кимендә 90% дәрәҗәсендә саклап калу шарты белән тәкъдим ителә, югыйсә ул 5,5% тигез булачак.

Микрозаемны сәүдә өлкәсе, ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаган һәм кунакханә бизнесы, күңел ачу, ял, спорт өлкәсендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарлар, шулай ук 2020 елның мартыннан июленә кадәр теркәлгән кече һәм урта бизнес вәкилләре алырга мөмкин. 

Кредит алу мөмкинлеге бирелгән сәүдә тармаклары исемлеге:

47.19 Махсуслаштырылмаган кибетләрдә ваклап сату

47.4 Махсуслаштырылган кибетләрдә мәгълүмати һәм коммуникацион җайланмалар белән ваклап сәүдә итү

47.5 Махсуслаштырылган кибетләрдә башка көнкүреш әйберләре белән сәүдә итү

47.6 Махсуслаштырылган кибетләрдә мәдәни-күңел ачу товарлары белән сәүдә итү

47.7 Махсуслаштырылган кибетләрдә башка төрле товарлар белән сәүдә итү

45.11.2 Махсуслаштырылган кибетләрдә җиңел автомобильләр һәм җиңел автотранспорт чаралары белән сәүдә итү

45.11.3 Җиңел автомобильләр һәм җиңел автотранспорт чаралары, башка әйберләр белән ваклап сәүдә итү

45.19.2 Махсуслаштырылган кибетләрдә башка төрле автотранспорт чаралары белән сәүдә итү

45.19.3 Башка автотранспорт чаралары белән ваклап сәүдә итү

45.32 Автомобиль детальләре, төеннәр һәм кирәк-яраклар белән ваклап сәүдә итү.

Ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшкуарлар һәм 2020 елның мартыннан июненә кадәр теркәлгән КУЭ өчен кредит алу мөмкинлеге булган тармаклар исемлеге:

55 Кунакханә бизнесы

56 Азык-төлек һәм эчемлек продуктлары бирү

59.14 Кинофильмнар күрсәтү

82.3 Конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыру

86.90.4 Шифаханә-курорт оешмалары

90 Сәнгать һәм күңел ачуларны оештыру өлкәсендә иҗат

91.02 Музейлар

91.04.1 Зоопарклар

93 Спорт, ял, күңел ачу

96.04 Физкультура-савыктыру эшчәнлеге

Гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондында кабул ителә, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, 1 нче кат. Микрозаем өчен гаризаны онлайн рәвештә, ФАСТТРЕК.РФ порталында рәсмиләштерергә мөмкин.

8 (843) 524-90-90 телефоны аша бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы республикада гамәлдә булган барлык чаралар буенча да консультация алырга мөмкин.

https://mert.tatarstan.ru/index.htm/news/2029422.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International