Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Икътисадчы көне белән котлавы

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Россиядә икътисадчылар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадчыларын рәсми бәйрәме белән котлады.

 

Хөрмәтле икътисадчылар, кадерле хезмәттәшләр!

 

Сезне чын күңелдән һөнәрнең асылын һәм Сез куйган тырышлыкның кыйммәтен ассызыклап торган һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Икътисад гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын тотрыклы рәвештә өзлексез үстерү өчен шартлар тудыра. Тармак үсешенә Сез, икътисадчылар, зур өлеш кертәсез, чөнки нәкъ менә Сезнең белемле фаразларыгыз, дөрес исәп-хисапларыгыз, уңышлы бизнес-планнарыгыз нәтиҗәсендә алдагы икътисадый үсеш өчен нигез салына, яңа югары технологияле производстволар, эш урыннары булдырыла, республика халкының керем дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырыла. 

Соңгы елларда ил икътисады өчен моңарчы күрелмәгән чакыру шартларында эшлибез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез, фикерләрегезгә тугрылык, көндәлек хезмәтегез, һичшиксез, кыенлыкларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итә! 

Татарстанның барлык икътисадчыларына максатларга ирешүдә, яңа үрләр яулауда, һөнәри һәм шәхси үсештә ихлас күңелдән уңышлар телим. Сезнең тәҗрибәгез һәм тирән белемегез киләчәктә дә республиканың социаль-икътисадый үсеше хакына нәтиҗәле хезмәт итсен! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, энергия, күңел күтәренкелеге, иминлек телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International