2021 елда Татарстан бизнесменнары чикләү чаралары чорында берничә яңа ярдәм чарасын алырга мөмкин, шул исәптән ТР Икътисад министрлыгыннан «бер процентлы микрозаем»ны да. Ярдәм программасы 2020 елда – пандемия елында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Эшкуарлар, республиканың ташламалы микрофинанс программасы катлаулы чорда исән калырга ярдәм итте, дип сөйләделәр.
Бизнесмен Наталья Тараканова «Геоприбор» фирмасына 2008 елдан бирле ия, компания геодезия җиһазлары белән тәэмин итә. Узган пандемия елында күп кенә бизнесменнарга авыр булды – сатулары кимеде, предприятиеләре ябылды. Проблемаларның бер өлешен хәл итәргә республика ярдәме чарасы - бер процентлы микрозаем ярдәм иткән. 2020 елда алынган 1 млн сумга ул тендерда катнашкан һәм җиһазлар сатып ала алган.
«Тендер шартлары буенча заказчының сатып алу өчен 30-60 көн дәвамында акча түләвен эшкуарлар белә, ләкин моның өчен иң башта бу җиһазларны сатып алырга кирәк, һәм без алынган акчаны җиһаз сатып алуга тоттык, нәтиҗәдә ул безгә табыш алырга ярдәм итте. Безгә, бизнес хуҗаларына, акча һәрвакыт кирәк, алдан ук 100% түләү шарты белән беркем дә диярлек эшләми, шуңа күрә ярдәм чаралары – безнең өчен теләсә кайсы очракта да мөһим», – дип хәбәр итте эшкуар.
«Еврознак-Казань» фирмасы директоры Марат Әсәдуллин юл билгеләре җитештерү, җиһазлар монтажлау белән шөгыльләнә. Икътисад министрлыгыннан бер процентлы микрозаем ярдәмендә җиһазларны гамәлдәге контрактка сатып ала алган.
«Әгәр дә бу ярдәм булмаса, контрактны өзәргә туры килер иде, чөнки әйләнештәге акчалар җитми иде, үз акчамны кертергә кирәк иде. Нәтиҗәдә, без контрактны үтәп, табыш алып, хезмәткәрләр өчен эш урыннарын саклап кала алдык. Түләүләр зур түгел, уңайлы», - дип сөйләде эшкуар.
Исегезгә төшерәбез, 1 ноябрьдән Татарстан эшкуарлары өчен төп бурычны ярты елга түләү буенча түләүне кичектереп, еллык 1% белән 24 айга ташламалы «Бер процентлы» микрозаемы бирелә башлады. Ташламалы микрофинанс сәүдә өлкәсе эшкуарларына, Министрлар Кабинетының №208 карары белән билгеләнгән, зыян күргән тармаклардагы, ялланган хезмәткәре булмаган шәхси эшкуарларга бирелә. Ташламалы ставка штат санын кимендә 90% күләмендә саклап калган очракта гына гамәлдә булачак. Моннан тыш, кече һәм урта бизнес субъектларына Эшкуарлыкка ярдәм фонды микрозаемнары буенча да төп бурычны кичектереп түләү мөмкинлеге бирелә.
Гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт, яки ФАСТТРЕК.РФ аша онлайн рәвештә. Консультация (843)524-90-90 телефоны буенча.