Зыян күргән 28 тармакның кече бизнесы Россия Банкы һәм КУЭ корпорациясе программасы буенча ташламалы финанс алырга мөмкин

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Ташламалы кредит алу яки киметелгән ставка буенча реструктурлаштыру мөмкинлеге бирелә торган зыян күрүче 28 тармак исемлеге билгеләнгән. Кредит буенча ставка еллык 8,5 проценттан да артмаган дәрәҗәдә билгеләнә. Ташламалы кредит алу өчен 30 декабрьгә кадәр КУЭ субъектларына кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча вәкаләтле банкларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ташламалы кредит алуга исемлеккә кергән тармакларның берсендә (исемлектә барлыгы 28 ОКВЭД) төп яки өстәмә ОКВЭД буенча эшләүче предприятиеләр дәгъва итә ала. Болар – кунакханәләр, җәмәгать туклануы, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары, химик чистарту, теш дәвалау урыннары, кинотеатрлар, шифаханә-курорт оешмалары, музейлар, зоопарклар. Шулай ук ярдәм туризм, сәнгать һәм күңел ачу, спорт һәм фитнес, өстәмә белем бирү, балаларны карау, конференцияләр һәм күргәзмәләр үткәрү, вак-төяк көнкүреш ремонты өлкәсендә компанияләргә дә кагыла. Моннан тыш, исемлеккә азык-төлек булмаган товарлар белән ваклап сатучы берничә төр эшчәнлек, автовокзаллар һәм автостанцияләр, пассажирлар һәм йөк ташу буенча предприятиеләр кергән.

Кредит төрле максатларга, шул исәптән булган кредитларны азрак процентлыга күчерү максатларына бирелә. Шул ук вакытта бизнеска ташламалы кредит бирүнең башка программалары кысаларында ссуда бурычлары финанс алуга киртә булмаячак.

«Эшкуарлар түбән ставка буенча яңа заем акчаларын алып кына калмыйча, булган кредитларын 8,5% кимрәк ставка буенча реструктурлаштыра алачак. Чөнки эшкуарлар өчен хәтәрлекләрнең бер өлешен Корпорация үз өстенә ала. Без микро, кече һәм урта бизнес өчен махсус лимитлар булдырдык, алар кирәкле финансларны гарантияле рәвештә ала алсын өчен», - дип сөйләде КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

Элегрәк Россия Банкы вакытлыча кертелгән эпидемиягә каршы чаралар йогынтысына аеруча зур дәрәҗәдә дучар ителгән тармаклар исемлегендәге КУЭ субъектлары өчен банклар тарафыннан ташламалы кредит бирү өчен, бу максатларга 60 млрд.сум акча бүлеп биреп, махсус лимит билгеләве турында карар кабул итте. Бу акчаларны кредит оешмалары КУЭ корпорациясе поручительлеге белән 1,5 елга кадәр срокка еллык 4% ставкасы буенча ала һәм ташламалы кредит рәвешендә бизнеска җиткерә ала.

Исегезгә төшерәбез, 1 ноябрьдән кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең бүлендек булган МСП Банк хөкүмәтнең кризиска каршы озайтылган ФОТ 3.0 программасы буенча ташламалы кредитлау өчен гаризалар кабул итә башлады. Аны озайту турында октябрь аенда  беренче вице-премьер Андрей Белоусов хәбәр итте. Программа кысаларында пандемия нәтиҗәсендә зыян күргән тармакларга ярдәм күрсәтелә. Ул, эш урыннарының кимендә 90 процентын саклап калу, 18 айда түләү шарты белән, теләсә нинди максатларда бизнеска еллык 3% белән кредит бирүне күздә тота. Шул ук вакытта заемчы түләүне ярты елга кадәр кичектереп түли ала.

Моннан тыш, КУЭ субъектлары бер тапкыр бирелә торган грантка да дәгъва итә ала. Ул зыян күргән предприятиеләргә керемнең алынмый калган өлешен өлешчә капларга һәм 3 миллион кешегә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Икътисадый үсеш министрлыгында аңлатуларынча, грант суммасы эшли торган бер кешегә бер минималь хезмәт хакы күләмендә исәпләнә, шул исәптән хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә тәэмин итә алачак. Мондый ярдәмнең гомуми күләме 38,5 млрд.сум тәшкил итәчәк. Бизнес грантларга заявкаларны дистанцион рәвештә бу елның 1 ноябреннән башлап 1,5 ай дәвамында бирә ала, түләүләр 15 ноябрьдән башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International