Моннан берничә ел элек һәр кеше эшкуар була алмый дип санала иде. Күп кенә икътисадый һәм социаль факторлар моңа киртә булып торды, әмма иң төп киртә – белем булмавы иде. Эшкә җигелүдән, ярык тагарак янында калудан куркып, кешеләр үз идеяләрен тормышка ашырудан баш тарта килде. Кирәкле күнекмәләрнең җитмәве, курку хисе белән берлектә, бик күпләр өчен ниятләрен чынбарлыкка ашырырга ирек бирмәде. Өлкән яшькә җитеп, хата кылудан курыкмас өчен, кечкенәдән үк укырга һәм белем тупларга мөмкин һәм моны эшләргә кирәк.
Белемле, икътисадый яктан компетентлы буын үстерергә теләп, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча «минем бизнес» илкүләм проекты һәм КидСпейс балалар шәһәре 5-8 сыйныф укучылары өчен «Идеяне эшкә җик» проектын эшләделәр һәм оештырдылар. Эшлекле уен форматында төзелгән әлеге курс балаларда «эшкуарлык»ның нәрсә икәнлеге турында күзаллауны формалаштыруга гына ярдәм итеп калмыйча, базар мөнәсәбәтләре системасында аның эшләү принцибын аңлаешлы һәм үтемле тел белән аңлатырга тиеш. Проектның максаты – хәзерге Татарстанның социаль-икътисадый практикасының аерылгысыз бер өлеше буларак эшкуарлыкны өйрәнү өчен шартлар тудыру. Курс КидСпейс балалар шәһәрендә 8 ноябрьдә старт алды һәм 2021 елның 23 ноябрендә тәмамланачак.
Курс программасы нәтиҗәләре буенча, балалар эшкуарларның кем булуы һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнүе турында ышанычлы белемнәр алачак; идея барлыкка килүдән алып аны гамәлгә ашыруга кадәр бизнесның ничек төзелүен беләчәк; маркетинг һәм реклама кебек мөһим әйберләрнең нечкәлекләрен беләчәк, моннан тыш, үзләренең беренче мөстәкыйль проектын булдырырга тырышачак. Процессның мөһим өлеше булып эшкуарлык эшчәнлегендә кирәкле күнекмәләр: коммуникацияләр, анализлау, чагыштыру һәм текст белән эшләү тора. Ә 14 яшькә җиткән балаларның иң кыюлары, курс узганнан соң, алган белемнәрен реаль тормышта куллана һәм үз идеяләрен үзмәшгуль эшкуар сыйфатында тормышка ашыра алачак.
Бүген бала үсешенә керткән өлеш – ул республика киләчәгенә кертелә торган өлеш. «Идеяне эшкә җик» курсы ярдәмендә балалар эшкуарлыкның шәхси файда гына булмыйча, ә бәлки, алар яши торган җәмгыятьнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге булуын да аңлый алачак.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.