Бөтенроссия халык исәбен алу эше 14 ноябрьдә тәмамлана. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республикада чараны үткәрүнең йомгаклау этабына багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты җитәкчесе Роман Әмирханов конференциядә спикер сыйфатында катнашты. Ул татарстанлыларга җанисәптә катнашуның ни өчен кирәк булуы турында аңлатты.
Роман Әмирханов үз чыгышында Бөтенроссия халык исәбен алу тәмамланырга 3 көн калуы турында искәртте. Шуңа бәйле рәвештә министр урынбасары исәпкә алынырга өлгермәгән гражданнарга гражданлык позициясен күрсәтергә һәм халык санын алуда катнашырга чакырды. Ул, шулай ук, чарада катнашу Татарстан халкына республиканың социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки алынган мәгълүматлар илкүләм проектлар һәм социаль программалар эшләү нигезенә алыначак, дип тә өстәде.
«Җыелган мәгълүмат кайсы районда балалар бакчалары, хастаханәләр, фельдшерлык пунктлары, китапханәләр, музейлар, клублар, мәгариф учреждениеләре төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Халык исәбен алу тәмамланып килә, ләкин яңа, бик мөһим эш башлана – халык санын алу барышында алынган мәгълүматларны эшкәртү һәм узган чара вакытындагы демографик үзгәрешләрне бәяләргә мөмкинлек бирәчәк нәтиҗәләр ясау», – дип сөйләде министр урынбасары.
Министр урынбасары исәпкә алучыларга яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, чөнки алар ай дәвамында, йогышлы чир таралган шартларда да эшләделәр һәм эшләүләрен дәвам итәләр.
Ул билгеләп үткәнчә, исәпкә алуны оештыру һәм үткәрү Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең, ведомстволарның, институтларның һәм хезмәтләрнең гамәлләрен нәтиҗәле координацияләү нәтиҗәсендә мөмкин булган. Республикада исәпкә алуны уңышлы уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган, һәр гражданинга мөмкин кадәр ачык һәм аңлаешлы технологияләр файдаланылган: исәпкә алу чарасында исәпкә алынучының өенә барып, традицион рәвештә, исәпкә алу участокларына килеп яки Дәүләт хезмәтләре сайты аша да катнашырга мөмкин.
Бөтенроссия халык исәбен алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр уза. Матбугат конференциясендә хәбәр итүләренчә, исәпкә алуның беренче нәтиҗәләре 2022 ел башында билгеле булачак.