ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

КУЭ корпорациясе кече һәм урта бизнес эшчәнлеген гадиләштерү өчен даими закон чыгару дайджестын эшләтеп җибәрде.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге төбәк бизнес-бергәлеге вәкилләрен һәм барлык битараф булмаган гражданнарны #МойбизнесПомогает Бөтенроссия хәйрия хәрәкәтенә кушылырга һәм Курск өлкәсе балалары өчен мәктәп кирәк-яракларын җыюда катнашырга чакыра.  

Татарстанда эшкуарлар һәм бизнес белән шөгыльләнүче гражданнар саны арта. Әйтик, августта 2024 елның июль ае белән чагыштырганда эшкуарлар саны 101,6% яки 2,7 мең берәмлеккә арткан һәм 171,5 мең субъект тәшкил иткән.


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы үзмәшгульләре «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында маркетплейска чыгу буенча бушлай хезмәт күрсәтүгә гариза бирә алалар.  Сайлап алу өчен Россиянең иң зур биш мәйданчыгы тәкъдим ителгән. 

КУЭ корпорациясе кече һәм урта бизнес эшчәнлеген гадиләштерү өчен даими закон чыгару дайджестын эшләтеп җибәрде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган индустриаль (сәнәгать) парклар резидентларына һәм идарәче компанияләренә кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектының җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында гавами консультацияләр уздырылуы турында хәбәр итә.


23
август, 2024 ел
җомга

Агымдагы елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган программага Татарстанда 100 якын гариза керде. Региональ этапта Казан шәһәреннән «Чигелгән бәхет» («Вышитое счастье») проекты белән Власова Наталья җиңүче булды. Аңа йорт өчен җитен эшләнмәләр остаханәсен үстерүгә 100 мең сум күләмендә грант тапшырылды.  


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләре пленумында чыгыш ясады.


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан экспортерларының сорауларына РФнең Эфиопиядәге сәүдә вәкиле җавап бирәчәк. Африка илләре базарларын үзләштерүгә багышланган вебинарлар «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында уза. 

Татарстан эшкуарлары «MIMS Automobility Moscow 2024» автомобильләренә техник хезмәт күрсәтү өчен запас частьләр, автокомпонентлар, җайланмалар һәм товарлар халыкара күргәзмәсендә катнаша. Эшкуарлар, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, үз продукцияләрен республиканың коллектив стенды составында бушлай тәкъдим итә алдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International