Бәһрәйн Корольлегендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Шаһиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улының Россиянең Бахрейндагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Владимирович Скотырев белән эшлекле очрашуы булды.
Партнерлык финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек потенциалына аерым игътибар бирелде. Мөмкин булган адымнар исәбендә яклар эшлекле даирәләр арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру мәсьәләләрен карадылар.