Бәһрәйндә Мидхәт Шаһиәхмәтовның шәех Ибраһим бине Хәлифә Әл Хәлифә белән эшлекле очрашуы булды

2025 елның 3 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтовның AAOIFI Химаячеләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә белән эшлекле очрашуы барышында Россиядә һәм БДБ илләрендә беренче AAOIFI Вәкиллек үзәген ачу параметрлары турында фикер алыштылар. Очрашу Россиянең Бәһрәйндәге илчесе һәм Россия Үзәк банкы вәкилләре катнашында узды. 

Казанда AAOIFI офисын ачу Россиядә һәм Евразия төбәгендә партнерлык (ислам) финансларын үстерүдә мөһим адым булачак. Үзәк белем бирү, сертификация һәм консалтинг эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк, ислам банкингының халыкара стандартларын җайлаштыруга, белгечләр әзерләүгә һәм ислам дөньясы илләренең финанс институтлары белән хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк.

«Без AAOIFI Татарстанда вәкиллек үзәген ачу инициативасын югары бәялибез. Республика әлеге стратегик проектны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм итәргә әзер», – дип билгеләп үтте очрашу барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Визит кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм AAOIFI арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды. Документ хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгели, шул исәптән тәҗрибә уртаклашуны, уртак белем бирү программаларын оештыруны, конференцияләр уздыруны һәм ислам финанслары өлкәсендә халыкара эшлекле багланышларны үстерүне дә.

Партнерлык финансларын үстерү буенча эксперимент Россиядә тагын өч елга озайтылды. Бу этапта өстенлекле бурычлар булып даими җайга салу, финанс инструментларын стандартлаштыру, продуктлар линейкасын киңәйтү һәм ислам дөньясы илләреннән инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру тора.

AAOIFI вәкиллеген ачу әлеге бурычларны хәл итүгә ярдәм итәчәк, методик һәм мәгариф ярдәмен тәэмин итәчәк, шулай ук Россия һәм БДБ илләренең глобаль ислам финанслары системасына интеграциясен көчәйтәчәк.

Белешмә:
AAOIFI (Accounting and Auditing fganization for IslamicFinancial Institutions) — 45 илдә кулланыла торган ислам финанслары стандартларын эшләүче әйдәп баручы халыкара оешма. Казанда аның вәкиллеген булдыру ислам финанславының илкүләм системасын үстерергә, эксперт потенциалын формалаштырырга һәм иң яхшы дөнья практикаларын гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International