ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2025 ел
җомга

26 июньдә  Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта киң колачлы Бизнес-Фест узды, анда Татарстаннан 2 меңнән артык эшкуар җыелды. Чараны Россиянең «Сбербанк» оештырды. 

Уйлап табучы һәм рационализатор көне алдыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров ТР Икътисад министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәре платформасында Төбәктә интеллектуаль милекне үстерүгә багышланган туры эфир үткәрде.

«Эксперимент 619» компаниясен гамәлгә куючы Татарстаннан яшь эшкуар Рамил Шакиров «Создай НАШЕ» яшьләр эшкуарлыгы федераль конкурсының 30 лауреатының берсе булды. Конкурс «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча уздырыла. 


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда Россия базары өчен уникаль булган, партнерлык финанс инструментларында махсуслашкан биржа мәйданчыгын файдалануга тапшырырга әзерләнәләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә утырышында икътисад министры урынбасары Динар Шакиров инвестицион инфраструктура объектлары резидентлары өчен ярдәм чараларының һәм салым преференцияләренең икътисадый нәтиҗәсе турында сөйләде. 

Агымдагы ел башыннан 800дән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты экспорт проектларын тышкы базарларга чыгару өчен хезмәтләрдән файдаланган.


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Үткәрелгән профвизитлар саны буенча регионнар рейтингы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы иң яхшы күрсәткечләргә ия регион буларак билгеләнә. Югары бәя бирелде, шул исәптән бизнестан кире элемтә нигезендә дә. 


24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Гарантия фондының 3 млн сум күләмендәге поручительлеге нәтиҗәсендә эшкуар 6 млн.сум күләмендә заем акчаларын җәлеп итә һәм үз производствосын яңа дәрәҗәгә чыгара алды.

2025 ел башыннан Татарстан эшкуарлары дәүләт программалары кысаларында 1,6 миллиард сумнан артык ташламалы финанслау җәлеп иттеләр. Шулай ук республика бизнесы 12 меңнән артык финанс булмаган хезмәт алды. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча күрсәтелде.


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда 2025 елның җәенә кадәр 7 социаль әһәмиятле объект төзеләчәк һәм файдалануга тапшырылачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International