Татарстан делегациясе AAOIFI Бәһрәйндәге 20 нче конференциясендә катнашты

2025 елның 3 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге республика делегациясе Бәһрәйндә Ислам банкингы һәм финанслар буенча 20 нче еллык конференциядә катнашты. Визит кысаларында халыкара ислам финанс оешмалары белән берничә очрашу узды.

Визитның төп нәтиҗәсе Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит буенча оешма (AAOIFI) арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул кую булды.

Конференцияне ачу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан вице-премьеры икътисад министры Россия финанс базары һәм ислам финансларының глобаль системасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Быел форумның темасы ясалма интеллект һәм ислам финанс институтларын цифрлы технологияләр нигезендә трансформацияләү булды. Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, Россиядә ЯИ 2030 елга кадәр үстерү буенча илкүләм стратегия гамәлгә ашырыла, ә Татарстанда төбәк проектлары — «ГосПромпт» платформасы, «Татнефть» һәм Иннополис эшләнмәләре, шулай ук ЯИ ислам финансларының үтәкүренмәлелеген арттыру өчен куллана торган Halal Card һәм RANKS системалары гамәлдә.

Сәфәр барышында делегация доктор Сами Әл-Сувайл җитәкчелегендәге Ислам үсеш банкы институты (IsDBI) җитәкчелеге, шулай ук AAOIFI Химаячеләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә белән Россия Үзәк банкы вәкилләре катнашында очрашты. Партнерлык финанслары, мәгариф инициативаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары һәм Казанда AAOIFI вәкиллеге эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алышынды. Үзәк партнерлык финанслары, кадрлар әзерләү һәм ислам банкингының халыкара стандартларын җайлаштыру мәсьәләләре буенча эксперт һәм методологик мәйданчык булачак. 

Аерым очрашу Россиянең Бәһрәйндәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Скотырев белән узды. Делегация шулай ук чит илләрдә, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Таҗикстанда ислам финанс институтларында эшләүче Татарстаннан чыккан кешеләр белән очрашу уздырды. Тәҗрибә уртаклашу һәм Россиядә ислам финансларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

«Татарстанның AAOIFI еллык конференциясендә катнашуы күркәм традициягә һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен мөһим мәйданчыкка әверелә. Илебезне һәм ислам дөньясын ышанычлы элемтәләр бәйли, шул исәптән "Россия — ислам дөньясы" стратегик караш төркеме кысаларында да, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли», – дип билгеләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International