«Минем бизнес» үзәге маркетинг буенча белем бирү чаралары сериясен яңарта. 11 сентябрьдә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Сатуга фокус» ачык мастер-классы узачак.
Бәйрәм ялларында, 29 августтан 31 августка кадәр, Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Бауман урамында республиканың 120 үзмәшгульенә бушлай сәүдә урыннары бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Түбән Камада булды. Визит кысаларында ул Түбән Кама нефтехим хезмәткәрләре белән очрашты.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Минем бизнес» үзәкләре базасында һәм Ярмарка Мастеров маркетплейсы − Livemaster һөнәрчеләр һәм креатив индустрия вәкилләре өчен конкурс игълан итә. Татарстан эшкуарлары 2024 елның 25 октябренә кадәр катнашуга гариза бирә ала.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстанның Зеленодольск районындагы «Тура 2.0» яңа индустриаль паркына аккредитация бирүне раслады. Аккредитация резидентларга ярдәм чаралары һәм преференцияләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Түбән Кама шәһәрендә булды. Визит барышында ул Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларда катнашты һәм мәктәп укучыларын һәм студентларны яңа уку елы белән котлады.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссиядә 6 эшкуарның документлары каралды, Татарстанда барлыгы 191 компаниянең «социаль предприятие» статусы бар.
«Ел экспортеры» Бөтенроссия премиясенең бердәм округ конкурс комиссиясе Идел буе федераль округында җиңүчеләрне билгеләде, алар арасында Татарстан Республикасыннан 4 компания бар.
2022 елдан Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 5-7 сыйныфларда 23 100 укучы белем алды. Быел «Мәктәп бизнес-старты» программасы Казаннан, шулай ук республиканың кече шәһәрләреннән һәм авылларыннан 11 мең баланы үз эченә алачак.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстан бизнесы һәм үзмәшгульләре үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен бушлай тәкъдим итә ала. Эшкуарлар реклама буенча ярдәмне «Минем бизнес» үзәгендә алырга мөмкин.