Татарстан делегациясе чит илләрдә ислам финанс институтларында эшләүче республика вәкилләре белән очрашу уздырды

2025 елның 3 ноябре, дүшәмбе

Бәһрәйн Корольлегенә визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе чит илләрдә ислам финанс оешмаларында эшләүче Татарстаннан чыккан кешеләр белән очрашу уздырды.

Очрашуда Әнсар Вәлиулла, Абу-Даби коммерция банкының (ADCB, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эчке шәригать контроле вәкиле, ислам банкингы һәм финанслар өлкәсендә фәннәр магистры, сертификацияләнгән шәригать киңәшчесе һәм аудиторы (AAOIFI), шулай ук Руслан Сабирҗанов, ADCB (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эчке шәригать аудиты бүлеге өлкән менеджеры, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голамәләр шурасы әгъзасы, Алиф банк (Таҗикстан) шәригать шурасы әгъзасы, ислам банкингы магистры һәм AAOIFI сертификацияләнгән белгече катнашты.

Әңгәмә барышында яклар Россиядә ислам (партнерлык) финанслары үсеше, тәҗрибә уртаклашу һәм Татарстан экспертларының ислам банкингының һөнәри стандартларын һәм практикаларын формалаштыруда катнашуы турында фикер алыштылар.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, чит илләрдә ислам финанс институтларында эшләүче Татарстаннан чыккан кешеләр белән хезмәттәшлек итү бу өлкәдә компетенцияләрне үстерү һәм халыкара финанс оешмалары белән элемтәләрне ныгыту өчен мөһим юнәлеш булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International