Көзге каникул вакытында Татарстан мәктәп укучылары эшкуарлык нигезләре буенча семинарларда катнашачак

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Эшкуарлык буенча гамәли турларда «Эшлекле уеннар» – «Мәктәп бизнес-старты» масштаблы проектының беренче этабын уңышлы тәмамлаган 600 укучы катнашачак. Балаларны заманча эшлекле дөньяга бизнес-тренерлар һәм эшкуарлар арасыннан җәлеп ителгән экспертлар алып барачак.

Чаралар көзге каникул чорына планлаштырылган. 2025 елның 29 октябреннән 31 октябренә кадәр практик турлар эре шәһәрләрдән 500 укучы өчен узачак, ә 2025 елның 3 ноябреннән 5 ноябренә кадәр ерак районнардан 100 укучы «Волга» яшьләр үзәгенә җыелачак .

Төрле конференцияләр һәм эшлекле очрашуларны үз эченә алган практик турлар балаларга эшкуарлык темасына тирәнрәк чумарга мөмкинлек бирәчәк. Эшчәнлекләре югары технологияле тармаклар белән бәйле бизнес-тренерлар һәм чакырылган эшкуарлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм мастер-класслар үткәрәчәк. Шул рәвешле, яшүсмерләрнең экспертлар белән турыдан-туры аралашу: сораулар бирү һәм кызыклы процессларны аңлау өчен уникаль мөмкинлеге булачак.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова: «Тәҗрибәле эшкуарлар белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә проектта катнашучылар дәреслекләрдән алып булмый торган кыйммәтле практик күнекмәләрне алачаклар. Мондый тәҗрибә, һичшиксез, реаль бурычларны хәл итәргә тиеш, креативлыкны һәм үз көчләренә ышанычны үстерә.

Мондый проектлар аша яшьләр киләчәктә үз бизнес-идеяләрен уңышлы эшләтеп җибәрүгә әзерләнә алачагына ышанабыз. Икътисад министрлыгы балалар һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә юнәлдерелгән инициативаларны хуплый һәм, әлбәттә, киләчәктә дә мондый программаларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк».

Чара йомгаклары буенча командалар үз проектларын жюри хөкеменә тәкъдим итәчәк. Декабрьдә ел саен уздырыла торган хәйрия ярминкәсе көтелә, ул командаларга үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтергә, ә потенциаль сатып алучыларга аларны бәяләргә һәм сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. 2026 елда «Мәктәп бизнес-старты» проекты үз эшен бизнес-кейслар чемпионаты форматында дәвам итәчәк. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слетын 2026 елның язында уздыру планлаштырыла. Барлык укыту процессының нәтиҗәсе булып Казан шәһәрендә тантаналы шартларда җиңүче командаларны бүләкләү торачак. 

Практик турлар «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының чираттагы звеносы булачак.

Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра. 

«Мәктәп бизнес-старты» 2022 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 45 000нән артык мәктәп укучысы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International